КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

Зифа Кадырова

Повесть

— Әйе, — диде Рушания чак кына ишетелерлек итеп. — Син шундый матур бүген, киемең бик тә килешә. — Рушания хәлсез бармаклары белән аның җиңеннән сыйпап куйды. Шундый чибәр ир-егет белән култыклашып үтәргә иде, бөтен хатын-кыз көнләшеп үләр иде.
— Инәй, укы догаңны, әйт, күкләр ишетсен. Асылгәрәй хатыны Рушания диген, инәй, кычкырып укы, минем дә өйләнеп үләсем килә. — Асылгәрәй балачактагы кебек Фатыйма инәйнең итәгенә ябышып елады.
— Балам, ни эшләвегез бу?
— Асылгәрәй, — дип Рушания үзенә чакырды. Инде ябыгып, бәләкәй генә калган Рушанияне мендәре белән бергә кочаклады. — Мин дә сине яратам, Асылгәрәй. Әни, миңа салкын, бик өшим. — Фатыйма инәй өстендәге мамык шәлен аның өстенә китереп япты. Рушания аның кулыннан тотты. — Әни, кичер безне, сине ташлап китәбез.
Фатыйма инәй көчкә кычкырып елаудан тыелып утырды, балалар алдында ул һәрвакыт көчле булып күренергә өйрәнгән. Рушания кинәт артка тартылды да, күзләрен зур итеп ачты. Аяк очында утырган Асылгәрәйгә Рушания өстеннән ак яктылык күтәрелгәндәй булды.
— Инәй, — диде ул куркып, бер түшәмгә, бер Рушаниягә карап. Фатыйма инәй йөрәген тотып урындыкка утырды.
Түшәмгә текәлгән олы көрән күзләр җанын озатып карап калды. Тәрәзәдә нәрсәдер шыпыр-шыпыр килгәнгә борылып карадылар, анда бер ак күбәләк тышка очып чыга алмый бәргәләнә иде. Идәнгә нәрсәдер челтерәп төште, алар сискәнеп киттеләр. Алтын йөзек, әйләнеп- әйләнеп, Асылгәрәйнең аяк астына килеп ятты. Асылгәрәй әле кулына, әле идәндәге балдакка карады. Аннан яшьле күзләрен Фатыйма инәйгә күтәрде.
— Эх, — диде әрнешеп. — Ул миннән тагын китте…
Рушания җәй азагы, көз башында үлде.
Рушания бу дөньядан соңгы юлга озаткан әнисенә, бөтен авыртуларын, бар газапларын үзенә алырга әзер торган Асылгәрәйгә мең-мең рәхмәтле иде. Патшабикәдәй горур, гүзәл элекке Рушаниядән калган шәүләне, аның ябыгуын ире, балалары күрмәде. Бөтен хосрәт-газапны әнисе белән Асылгәрәй үз өсләренә алды. Сөекле кешесенең шәм урынына янып бетеп баруын күрү Асыл- гәрәйгә җиңел түгел иде. Ул үз авыруын онытып, сүнеп барган көрән күзләрдән сәгатьләр буе күзен алмады. Бөтен курыкканы, йөрәге күтәрә алмыйча, аннан алда китеп бару иде. Рушания аңа икесе арасындагы мөнәсәбәтләрне үзенчә аңлатырга тырышты: ул аның өчен бик кадерле кеше иде аларның балалыгы бергә бәйләнгән, бер-берсенә карата икесе генә тоя торган миһербанлылык, уртак авыру-газап һәм шуның белән бергә, ир белән хатын арасында була торган тойгылардан, мәхәббәттән дә өстен тагын әллә ниләр бәйли иде аларны. Әйе, алар ир белән хатын була алмадылар, тик шулай да, әгәр теге дөньяда икенче тормыш булса, һичшиксез, бергә булачакбыз, дигән өметтә иде алар. Якты дөнья белән хушлашуның ачысын, соңгы сулышын күрүне авыр кичерделәр.
Асылгәрәй, кагыйдәләрне бозып булса да, Рушанияне читтә аерылып торган куш каен янына күмдерде, өч көннән Рушаниянең иң матур фотосы белән кара мәрмәр кабер ташы китереп урнаштырды. Икенчесен, үзенә дигәнен өй астындагы подвалга төшереп яшерде. Мәхмүткә генә әйтте: «Мин үлсәм, шуны куярсыз». Асылгәрәй көннәр буе зиратта югалып йөрде. Көз соңлады, һаман җылы, күбәләкләр дә һаман очалар, алар әллә ничәү.
-Рушания, син дә шундасыңдыр ла, кайсысы син, мин ничек табармын соң сине?
Инзир буенда төннәр буена яңа җыр яңгырады:
-Ташлап киттең мине,
Моңсулатып җирне,
Мине үзең белән алмадың.
Яшәр бу, дип уйладың.
Үлгәннәрнең җаны күбәләк,
Күбәләкләр оча зиратта.
Кайсысы, бәгърем, син икән,
Тагын югалтсам, нишлим икән?
Бер ай дигәндә Асылгәрәйнең гармуны да тынды. Мәхмүт ару-талу белми елга буеннан йөгерә- йөгерә эзләде. Елга буеннан тапмагач, зиратка йөгерде, үзе вакыт-вакыт, абый-абый дип кычкырды. Көзнең иң матур чагы, әбиләр чуагы иде. Акрын гына сары яфраклар коела. Асылгәрәй куш каенга аркасын терәп утырган, әйтерсең, уйланып утырып йокыга киткән, эшләпәсен күзенә төшергән. Көзге кояшның соңгы нурлары учындагы алтын балдакка сузылган. Мәхмүт аның каршысына утырды.
— Әйдә кайтыйк, әни көтә.
Асылгәрәй эндәшмәде. Мәхмүт тә аркасын каенга терәде дә, үзалдына сөйләнеп утыра бирде. Кичкә чаклы утырды. Аларны инде Маһинурның балалары да эзләп чыкканнар иде. Асылгәрәй, ахрысы, таңда ук җан биргән иде. Ике бертөсле кабер ташын беррәттән куйгач, укып еладылар («Рушаниям бәгърем, синнән башка яшәү — яшәү түгел икән» диелгән иде). Фатыйма апасын тотып торган Маһинур, апасына карап:
— Алла ярдәм бирсен үзеңә, ничекләр чыдыйсыңдыр, — диде күз яшьләрен сөртеп.
— Әрем сулары эчеп, — диде акрын гына Фатыйма абыстай.
Александр Ивановичның баласы туды. Картайганда туган бала бик тансык, диләр. Ул үзенчә бик бәхетле иде, Мариночкасы ул бүләк итте. Алар менә елга якын инде Францияда яшиләр. Үзләренә бер аерым өй арендага алып яшәп яткан көннәре иде. Малай табып биргән өчен Маринага миллион сумлык муенса алып бирде. Яшь хатын Рушания белән чагыштырырлык түгел иде, капризы да, теләкләре дә бик зурдан. Александр Иванович башта акчаны чамасыз түкте, тик соңгы вакытта кесә төбе саегуын тоеп, курка калды. Җитмәсә, бер айлык балалары чирләп китеп, больницага эләктеләр. Балага кан салырга кирәк булды. Әти кеше үз канын салуны таләп итте, тик табиб:
— Сезнең канны сала алмыйбыз, сез аның атасы түгел, — дип аңлатты. Александр Иванович бер агарды, бер күгәрде, акча түләп, кабат анализ ясатты. «Юк», диделәр. Бер минут эчендә башыннан бөтен гомере үтте. Ул үзен мөгезле ат итеп хис итте. Раясы белән яшәп, моның турында уйлап та караганы булмады, Раясы өчен ул бит Алла иде. Бермәлгә йөрәге кысып алды. Бала әзрәк рәтләнгәч, ул Маринага: «Җыен, Россияга кайтабыз»,- диде.
— Мин бүтән Россияга кайтмыйм.
— Алайса, кал, мин синең белән бүтән яшәмим.
Ул үзенең нинди капкынга эләккәнен яхшы аңлады, ярый әле Раясы белән законлы аерылмаган, монысына өйләнмәгән иде. — Ул үзе кебек байларга куелган тозак турында юксаң тыңлап-ишетеп кенә яши иде, менә килеп капты да инде туймас яшь җилбәзәккә.
-Син балага алимент түләргә тиешсең.
— Юк шул инде, кемнән тапкансың — шул түләсен, минем кулда документ, бала минеке түгел.
Марина да агарып катты, ул да аңлый монда калса, бернәрсәсез урамда каласын. Үз өендә ничек тә җайлар, карт беркая да бармас, кире кайтыр. Маринаның унбиш-егерме чемоданы җыелды. Александр Иванович көчкә Чаллыга тике җитте, ул беркайчан булмаганча өенә ашкынды. Ул юл буе башын аска иеп, уйланып кайтты, әйтерсең, күзен каплап юрганнарны ачып җибәргәннәр. Нишләде? Аяк астыңда җәймә булып ятармын, кичер, Раечка, диярмен, балалардан гафу үтенермен. Я Ходаем, нишләдем мин, гомер җыйган акчаларны туздырдым. Акчасы чукынсын, анысы табылыр, акча безне түгел, без акчаны эшлибез. Раечка гына кичерсен.
Ул Раясын күзалдына китереп, үлеп сагынганын аңлады. Раям, кичер мине, мин беркайчан беркая китмәячәкмен диярмен». Чемоданнар төялгән газель Мариналар ишек төбенә килеп туктау белән, Александр Иванович сикереп төште дә, тукталышка барып такси алып урмандагы өенә кайтып китте. Капка төбенә килеп җитүгә, өенең тәрәзәләренә үрелеп карады. Бер җирдә дә ут юк. Рая үзе генә дер, я мунчададыр. Капкада каршындагы кеше сакчы булып чыкты, кертми йөдәтте. Сакчы начальнигына шалтыраткач кына ачты.
-Өйдә кем бар?
— Беркем дә юк, мин белмим, каялардыр.
Көзнең ямьле мәле, тышта да җылы, кич, кояш баеп килә. Иң беренче булып бакчага керде, керде дә хәйран калды: җир тулы коелган алмалар, чәчкәләр дә утыртылмаган, чүп уталмаган. Бу ни хәл? Александр Иванович арлы-бирле йөрде, өстен салып атты да кәрзин алып, аяк астында аунап яткан алмаларны җыя башлады. Рая элек агачтан гына өзеп,алмаларны, капларга тутыра торган иде. Бу артыгын кая куя иде икән соң? Ул Рая белән утыра торган кәнәфигә килеп утырды, эй Раечка, тизрәк кайт кына, сөйләшербез. Ул Франциягә барып төшү белән кесә телефонын югалтты, кая булды — һич хәтерләми. Башта улына үпкәләп, мине аңламыйсың, бу мәхәббәт, дип талашты. Улы аның күзен ачтырырга ничек кенә тырышмасын, ул, әйтерсең, сихерләнгән, ана эткә тап булган ата эт кебек, Марина артыннан чапты. Чит илгә чыккач, иркенлеккә чыгуларына сөенделәр. Җенси азгынлык идеме бу — көн-төн урыннан тормаган көннәре булды, эш турында да уйламады. Шундый авырлык белән нигез салган сәүдәсен дә онытты, бернинди тәҗрибәсе булмаган улына өйде дә чыгып китте. Рая, ах, Рая… Үзенең ничек качып чыгып баруы исенә төште, битенә ут капты, оят иде, ничек күзләренә карар… Өйгә кереп олы зал уртасына басты, бу вакытта тәмле ризык исе тарала торган иде, җыелып бер өстәл артында утырулар нинди бәхет булган. Йокы бүлмәсенә күтәрелде, шкафларны ачып карады — бар нәрсә үз урынында. Рушания йоклый торган мендәрне күтәреп иснәп карады. Аларның тумба өстендә икесе генә төшкән фотолары тора иде — күренми, кая икән дип, тартмаларын ачып карады. Бу ни дип, бер төргәк тартып чыгарды да башта куркып атып җибәрде, аннан актарып карады. Бу — Раяның үрелгән чәч толымы иде. Александр Иванович урыныннан торып басты. «Рая, нишләдең син? — Әйтерсең чәч толымы түгел, Рая үзе ята. — Ничек кулың күтәрелде, ни хакың бар иде миннән сорамыйча кисәргә?» Ул ишекле-түрле бәргәләнде, аска төшеп чәй куйды, тик тынычлана алмады. «Бөдрәләтеп тә кайт, йолкып бетерәм». Йортка машина кайтып кергәне ишетелде. Ул түзмәде, каршы чыкты. Машинадан Алеся белән бер егет чыкты, аннан улы. Алар аңа ят кеше күргән кебек карап тордылар. Тик кызы яныннан берсүзсез үтеп китте, исәнме, әти, димәде. Игорь башта берсүзсез аяк астына карап торды. Сөйләшү авыр булачак иде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=873

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.