Кырым – безнең йөрәктә!

18 мартта Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Иске Кулаткы районында да Кырымның Россиягә кушылуына 3 ел тулуга багышланган “Севастополь. Кырым. Россия – без бергә” дигән баш астында митинглар үтте.

Бу көнне “Кырым – наш” скверы янына төрле оешмалар коллективлары, мәктәп укучылары, студентлар, әлеге истәлекле вакыйгага битараф булмаучы искекулаткылылар җыелдылар.

Митингта чыгыш ясаучылар район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов, Иске Кулаткы тарих һәм крайны өйрәнү музее Р. М. Байбикова, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Л. Р. Амирова райондашларны әлеге истәлекле дата белән тәбрикләп, тарихи тамырлары, мәдәни мираслары, традицияләре белән аерылгысыз булган Кырым белән Россиянең кушылуының мөһимлеген билгеләп үттеләр. Шушы өч елда Кырымның икътисади үсешен ассызыкладылар.

Ә инде “Моң дулкыны” триосының, ветераннар хорының, Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе укытучысы В. И. Тимушеваның, дәүләт механика-технология студентларының музыкаль чыгышлары митингка бәйрәм кәефе өстәде.

Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=859

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.