28 май — Чик сакчылары көне.

Чик сагында торучыларга хөрмәт һәм дан
Бүген Иске Кулаткы районында да чик сагында торган ир-егетләребезне хөрмәтләделәр. Аларны район җитәкчелеге исеменнән администрация Башлыгы урынбасары И. Ө. Хәсәнов тәбрикләде һәм изге теләкләрен җиткерде. Бүгенге вәзгыятьтә безнең бердәмлек, тугандашлык махсус операциядә булган егетләребезгә дә сынмаска һәм җиңү яуларга ярдәм итәчәк, диде.
Бәйрәм тантанасы мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгышлары белән үрелеп барды. Мәңгелеккә киткәннәрне бер минут тынлык искә алдылар. Чик сагы ветераннары үзләре дә чыгышлар ясап, хезмәттәшләренә матур теләкләрен җиткерделәр. Соңыннан чик сакчылары бергәләп фотоларга төштеләр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8478

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.