Хезмәтендә сынатмый

Безнең якташларыбыз төрле җирләрдә яшәсәләр дә, тырыш хезмәтләре, үрнәк булулары белән сынатмый. Мосеевка авылында туып үскән Радик Рушанович Давыдов та шундыйларның берсе. Ул Сызрань шәһәренең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә хезмәт итә.
Язма героем Хания һәм Рушан Давыдовлар гаиләсендә беренче бала булып туа. Тырыш, тәртипле, үрнәк гаиләдә төпле тәрбия алып үсә. Мосеевка авыл мәктәбен тәмамлап, Ульяновск дәүләт педагогия университетының физика һәм математика факультетында югары белем үзләштерә. Шуннан соң ул ил каршындагы изге бурычын Приморский краеның Варфаламеевка поселогында элемтәче буларак намус белән үти һәм кече сержант званиесенә ирешә. Укытучы буларак Сызрань шәһәрендә хезмәт юлын башлап җибәрә. Озакламый Радик Рушанович тормышын башка һөнәр белән бәйли. Елабуга шәһәрендәге полиция мәктәбендә 6 ай дәвамында курслар үтә. 2012 елда «Сызрань» юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә стажер буларак эшли башлый. Бүген инде ул өлкән лейтенант званиесенә ия. Тырышлыгы, җаваплы булганы, хезмәт сөючәнлеге, тыйнаклыгы өчен аны хезмәттәшләре дә, җитәкчелеге дә хөрмәт итә.
Авыл баласы булганга, ул кеше хәленә керә белә. Күп тапкыр службасы вакытында начар һава шартларында юлчыларга, шоферларга ярдәм кулы сузып, аларның гомерләрен саклап кала. Аның кеше хәленә керә белүе, мәрхәмәтле булуы турында хәтта «Волжские вести» Сызрань газетасында язма бастырыла.
Радик Рушанович әти-әнисенең, балаларының һәм туганнарының горурлыгы һәм сөенече булып, хезмәтен яратып башкара.
Якташыбызга киләчәк тә дә катлаулы һәм җаваплы хезмәтендә уңышлар теләп калабыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8430

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.