15 май -Халыкара гаилә көне уңаеннан район мәдәният йорты каршында тантаналы чара үтте.
Район Башлыгы Л.Ф.Богданова һәм район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев райондашларны Халыкара гаилә көне белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр.
Районда дус-тату яшәүче үрнәк, күркәм гаиләләргә Рәхмәт хатлары, ә инде күптән түгел генә бала табучы яшь әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль чыгышлары белән бәйрәмне бизәделәр.
Свежие комментарии