Кырымның Россия белән кушылу көне

18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне 2014 елда Кырым рәсми рәвештә РФсе составына керде. Бүген “Кырым безнеке” истәлек билгесе янындагы мәйданчыкта тантаналы чара узды. Әлеге вакыйга белән якташларыбызны район Башлыгы Л.Ф. Богданова, район администрациясе башлыгының 1 нче урынбасары И.Ө. Хәсәнов тәбрикләп, якты теләкләрен ирештерделәр.
Шулай ук торак-коммуналь хезмәткәрләренә профессиональ бәйрәмнәре уңаеннан почет грамоталары тапшырылды. Ихлас котлаулар мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укучыларының матур чыгышлары белән үрелеп барды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7548

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.