Конференциядә катнаштылар

14 мартта Ульяновск өлкәсенең дәүләт архивы базасында «Төбәкләр тарихы буыннар хәтерендә» исемле регионара тарихи-архив конференциясе узды. Конференциягә төрле төбәкләрдән (Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Казан, Мордва, Марий Эл һ.б.) тарихчылар, архив учреждениеләре, музейлар, китапханәләр хезмәткәрләре, туган якны өйрәнүчеләр чакырылган иде. Өлкә сәнгать һәм мәдәни сәясәт Министры Е.Е. Сидорова чыгыш ясап, кунакларны сәламләде.
Әлеге чарада Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять укытучысы Әлфия Равиловна Бимеева һәм аның укучысы Алсу Альбикова видео-конференция режимында катнашты. Алар СССРның сугыштан соңгы чорын өйрәнүгә багышланган тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.

«Безгә бу чарада видео-конференция режимында чыгыш ясарга рөхсәт ителде. Без илнең төрле төбәкләрендә яшәүче җитди тикшерүчеләрнең, докторларның, фән кандидатларының тикшеренү эшләре белән таныша алдык. Үз эшләребезне дә тәкъдим итүебезгә, күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат туплый алуыбызга сөендек. Безнең докладларыбыз җыентыкта басылып чыгачак һәм Ульяновск өлкәсе архивларында һәм китап сараенда сакланачак. Бу инде үз Ватаныбыз тарихын өйрәнүгә керткән өлешебез һәм алдагы тикшеренүчеләр өчен өстәмә мәгълүмат булып хезмәт итәчәк. Әлеге конференцияне оештыручыларга рәхмәтләр белдерәбез», — дип уртаклашты укытучы Ә.Р. Бимеева.
Конференция нәтиҗәләре буенча материаллар җыентыгын чыгару планлаштырылган.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7505

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.