2 февральдә илебез Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында җиңүен билгели. Быел әлеге мөһим вакыйгага 80 ел тулды. Әлеге уңайдан район мәдәният йортында тантаналы чара үтте. Бирегә мәктәп укучылары, студентлар, төрле хезмәт коллективлары җыелды.
Район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев чыгышында 200 көн дәвам иткән Сталинград сугышында совет гаскәрләренең җиңүенең яулавы, тарихта әлеге сугышның аяусызлыгы турында билгеләде.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм балалар сәнгать мәктәбе укучыларының сугыш турында йөрәк үтеп керерлек җырлары, биюләре чараны тагын да җанландырды.
Фев 02 2023
Сталинград сугышы онытылмый
Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=7020
Свежие комментарии