Яңа фельдшер пункты — авыл күрке

2020 елдан Ульяновск өлкәсендә «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында күчмә фельдшер-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырыла башлады. 2022 елның май башында шундый фельдшер пункты Мосеевка авылында тантаналы рәвештә ачылды.
Биредә авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, медицина хезмәткәрләренең эшен җиңеләйтү өчен тиешле шартларның барысы да булдырылган. Фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер кабинеты, көтеп тору бүлмәсе, процедуралар бүлмәсе, бәдрәф, юыну урыны бар.
Халыкка сыйфатлы медицина хезмәтен озак еллар биредә эшләүче, әлеге тармакта бай тәҗрибә туплаган, авыл халкы тарафыннан хөрмәт казанган шәфкать туташы Гөлнур Дәүләтшовна Хәбибуллина күрсәтә. Көн дәвамында кемгәдер укол ясый, кемнеңдер кан басымын үлчи, кемгәдер дарулар тапшыра. Кирәк булган очракта, ул пациентка өйгә барып та медицина ярдәме күрсәтә. Көн дими, төн дими, һәрбер авыруны, шифалы кулы белән генә түгел, дөрес киңәше, тәмле сүзе белән дә дәвалый. Атнасына бер тапкыр бирегә участок табибы килеп, авыл халкын кабул итә һәм кирәк очракта район больницасына тикшеренүгә җибәрә.

Тулырак материалны газетаның 5нче санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6995

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.