Тарих сәгатендә

19 январьда  Иске Кулаткы   беренче номерлы урта мәктәбенең 6 «Б»  сыйныф  укучылары  сыйныф  җитәкчеләре З.Т. Ханбикова  һәм Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең  3 сыйныф  укучылары сыйныф җитәкчеләре  Л.Р. Абдуллина белән  Иске Кулаткы тарих һәм туган якны  өйрәнү музеенда кунакта булдылар.   

Директор музее Р.М. Байбикова балаларга  Ульяновск өлкәсенең оешуына  һәм Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел тулу уңаеннан тарих сәгате үткәрде.  Ульяновск өлкәсенең барлыкка килүе, казанышлары һәм күренекле кешеләре,  Ленинград блокадасының Бөек Ватан сугышындагы әһәмияте турында ассызыклады. Балалар музейдагы экспозицияләрне зур кызыксыну белән карадылар. Файдалы ял итеп, тарих белән бәйле файдалы мәгълүматлар тупладылар. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6819

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.