Олимпиадада катнаштылар

17 ноябрьдә «Россия символлары. Петр I » Бөтенроссия олимпиадасы үтте. Иске Кулаткы үзәк балалар китапханәсе базасында
әлеге олимпиаданың 3нче региональ этабында районда җиңүчеләр катнашты.
13-16 яшьтәге катнашучылар арасында өлкә этабында РФ Герое Р.М. Хәбибуллин исемендәге Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең 10 класс укучысы Диана Макарова җиңүче исеменә лаек булды. Әлеге олимпиадага әзерләнүдә аңа тарих укытучысы Ә.Р. Бимеева ярдәм итте.
10-12 яшьтәге катнашучылар арасында Урта Терешка урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Илсаф Рамазанов (китапханәче Ф.Ф. Асадулина), 13-16 яшьтәге катнашучылар арасында Иске Кулатка беренче номерлы урта мәктәбенең 9 «А» сыйныф укучысы Азалия Байгулова (укытучысы Н.М. Абдурәшитова) олимпиаданың призерлары булдылар.
Җиңүче һәм призерлар Россия дәүләт тарихи китапханәсенең Грамоталары һәм Дипломнары белән бүләкләнделәр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6152

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.