Аксымга (белки) бай ризыклар

Озак яшәргә теләүчеләрнең өстәлендә йомырка, ит, чикләвек, сөт ризыклары һәр көн булырга тиеш. Аксым  (белки) организмга тернәкләнү өчен кирәк.

Суган
Суганда С витамины күп, ул иммунитетны ныгытырга, шулай ук кандагы шикәр дәрәҗәсен нормада тотарга һәм хәтта яман шешнең үсү куркынычын киметергә ярдәм итә.

Алма
Бу җимеш пектинга бай, ә ул кан тамырлары стеналарын зарарлый һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының куркынычын арттыра торган “начар” холестеринын киметергә сәләтле.

Ясмык (чечевица)
Барлык кузаклыларга караганда ясмыкта аксым, клетчаткалар күбрәк, ә менә майлар азрак. Бу ярма кандагы глюкоза дәрәҗәсен нормада тотарга ярдәм итә.

Миндаль
Бу чикләвек гәүдә авырлыгын һәм кан басымын, липидлар һәм глюкоза дәрәҗәсен, шулай ук хәтерне яхшырта.

Кипкән хөрмә җимеше (финики)
Кипкән хөрмә сөякләрнең сәламәтлеге өчен бик мөһим булган кальций һәм магнийга бай, шулай ук анда күрү сәләтен яхшырта торган лютеин-зеаксантин антиоксиданты бар.

 

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5654

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.