Көтеп алган бәйрәм

Яз һәм хезмәт бәйрәмен илебездә төрле милләт, дин, сәяси карашлар белән яшәүче күпмилләтле халкыбызның үзара аңлашу, тынычлык, татулык, бердәмлек, хезмәт бәйрәме буларак билгеләделәр. Иске Кулаткы районында да 1 май бәйрәмен күтәренке һәм патриотик рухта каршыладылар. Барлык оешма коллективлары, мәктәпләр укучылары һәм студентлар чәчәкләр, төрле төстәге шарлар, флаглар һәм транспарантлар тотып, Пионерская урамыннан Флаглар мәйданына кадәр колонна белән төштеләр.
Тантаналы өлештә Иске Кулатыкы районы Башлыгы Л.Ф. Богданова һәм район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев чыгышлар ясап, райондашларны Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котладылар һәм ихлас теләкләрен юлладылар. Хезмәт коллективларының эш алдынгыларын Почет грамоталары белән билгеләделәр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5151

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.