Гаилә бәхете — балаларда

Халыкара хатын-кызлар көне — язның иң беренче, иң күңелле  бәйрәме. Чөнки әлеге бәйрәм кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нурларын бүләк итә, күңелләребезгә көч-дәрт, киләчәккә яңа өметләр өсти.Хатын-кызларның ягымлы елмаюы белән яктыртылган бу көнне һәркем түземсезлек белән көтеп ала.
Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче күп балалы әни, бәхетле хатын-кыз — Юля Маратовна Байбикова да 8 март бәйрәмен күтәренке рухта каршылаячак. Чөнки аның иң зур байлыгы — балалары. Ул аларга ягымлы, яраткан, бар яктан да үрнәк әни була белә, аларны бар назын, йөрәк җылысын биреп тәрбияли. Балалар үзара дус, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итеп яшиләр. Өлкән уллары Илназ — Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең  1 нче сыйныф укучысы. Уртанчы кызлары Миланага 5 яшь, ул Иске Кулаткы «Гөлчәчәк» балалар бакчасына йөри. Ә инде кече кызлары Аринага нибары 5 ай гына. Хәзерге вакытта Юля Маратовна декрет ялында.
Тормыш иптәше Радик Талхаевич белән гаилә корып, дус-тату яшәүләренә дә 8 ел тулган. Гаилә башлыгы Иске Кулаткы район больницасында программист булып хезмәт итә. Үз эшендә алыштыргысыз белгеч ул. Намуслы, җаваплы, ярдәмчел булганы өчен аны коллективта да хөрмәт итәләр.
—  Мин күп балалы әни булуыма бик шат. Дөресен генә әйткәндә, күп балалы әни булырмын дип уйламадым. Тормышымнан бик канәгать. Йорт-җиребез җитеш, тормыш иптәшем һәрвакыт ярдәм итә, өебез мәхәббәт җимешләребезнең шат авазыннан шау-гөр килеп тора. Кая гына барсам да, гаиләмдә мине көтеп торучылар барлыгына сөенеп, балаларымны сагынып кайтам. Аларның бер-бер артлы йөгерешеп килеп, «әнием» дип кочаклап алу мизгелләрен, ул вакытта кичергән хис-тойгыларны берни белән дә алыштыру мөмкин түгел. «Бала җиргә үз ризыгы белән туа» дип юкка гына әйтмиләр. Бу чын мәгънәсендә шулай, бала табарга курыкмагыз. Сабыйлар Аллаһы Тәгалә биргән иң зур бүләк, — дип уртаклашты уй-фикерләре белән Юля Маратовна.
Ә инде әниләре Венера Расимовна, Эльмира Сәлимхановна һәм карт әбиләре Гөлҗиһан Хәсәновна Юля һәм Радик Байбиковларның тормышларында иң зур терәк ләре һәм алыштыргысыз ярдәмчеләре.
8 март бәйрәме уңаеннан Юля Маратовнага хатын-кыз бәхете телибез, балаларыгызга дөрес тәрбия биреп, аларның уңышларына сөенеп, сабыйларыгызның яратуын, игътибарын, күңел җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5113

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.