Карлар чистартыла

Быел январь ае үзенең чын кыш икәнлеген искә төшереп, карларын яудыра да яудыра. Явым-төшемнең күп булуы транспортка хәрәкәт итәргә дә, җәяүлеләргә йөрергә дә зур киртәләр куя. Җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” җәмгыяте, Иске Кулаткы районының торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре бу киртәләрне юк итәргә иртән-иртүк юлларга чыгалар. Ә авыл поселениеләрендә карларны чистартуга җаваплы хезмәткәрләр дә кушылалар.
Явым-төшем күп булганда, башкарасы эшләр бихисап. Чөнки безнең Иске Кулаткы районында гына муниципальара юлларның озынлыгы 208,3 километр тәшкил итә. Аларны, тротуарларны, авыл урамнарын кардан чистартуда 30 техника берәмлеге катнаша.
Техникалар гына түгел, җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” җәмгыятенең, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре кулларына көрәкләр алып, күпер өсләрендә дә, тротуарларда да бу мөһим эшләрне башкаралар.
Кар күп яугач, аны кыска вакытта бердән чистарту зур мәшәкатьләр тудыра. Шуңа күрә тыкрыкларда бу эш бераз тоткарлана төшә һәм ул соңрак башкарыла.
Быел кышкы юлларны кардан һәм боздан чистарту буенча оешмалар белән 18 килешү төзелде һәм аларның үтәлеше нык контрольгә алынды.
Рөстәм Кушаев,
Иске Кулаткы район
администрациясенең
юллар эшчәнлеге буенча баш белгече.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5044

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.