һөнәр тизлектә сынала.

Менә 2021 ел тәмамлануга да санаулы гына көннәр калып бара. Гадәттәгечә, ел ахырында үткән вакыйгаларга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә максатлар билгелибез. Быел коронавирус авыруы һәммәбезнең тормышына да чикләүләр кертте. Күп кенә гаиләләргә якын кешеләрен югалтырга туры килде. Әлбәттә инде, бу катлаулы чорда медицина тармагына йөкләнеш икеләтә артты. Ә инде ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләрен фронтның беренче сызыгында торучылар дияргә дә була. Чөнки авырып китсәк тә, бәлага тарысак та, без иң элек ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәбез. Андагы белгечләрнең тиз һәм дөрес күрсәтелгән беренче медицина ярдәме нәтиҗәсендә ничәмә-ничә мең кешенең гомере саклап калына.
Иске Кулаткы район больницасының әлеге бүлеге дә ел дәвамында киеренке шартларда эшләде. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә хәбәрләр стационар һәм кәрәзле телефоннар аша кабул ителә. Чакыру булганнан соң, биредә эшләүчеләр 4 минут эчендә җыенып чыгып китәргә тиеш булалар. Бүлекнең эше белән тәҗрибәле фельдшер Рәфика Рәкыйбовна Мәгдеева җитәкчелек итә. Фельдшерлар Алсу Расимовна Хәсәнова, Гөлнара Мөнировна Тагирова һәм яшь белгеч Реналь Гаязович Мулюков тырыш хезмәт куялар. Бүлектәге 4 шоферның һәм санитаркаларның да эшен җиңел дип әйтеп булмый. Тәҗрибәле машина йөртүчеләр Рәхимҗан Масеев, Рушан Тимушев, Таһир Бимеев, Ринат Аббәсов һәм Илдар Сытдыйков үз вазифаларын зур җаваплылык белән башкаралар.
Дәвамы газетаның 50 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4969

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.