“Ягез әле, бабайлар” конкурсында

27 ноябрьдә Ульяновск өлкә милли-мәдәни татар автономиясендә “Ягез әле, бабайлар!” дигән конкурс оештырылды. Бу бәйгедә катнашу минем күңелемдә шатлыклы тойгылар да, дулкынлану хисләре дә уятты.
Анда өч номинациянең беренчесе “Тормыш юлы” дип аталды. Бу теманы минем тормыш иптәшем Наилә Мулюкова ачыклап, сәхнә түреннән жюри әгъзаларына тормыш юлым, сәнгать өлкәсендә ирешелгән уңышларым турында матур итеп сөйләде.
Икенче номинациядә без “Ризыклар конкурсы”нда катнашып, таба ашлары тәкъдим иттек.
Ә өченче номинация “Иҗат конкурсы” иде. Мин бу бәйгедә өлкәбезнең шагыйрәсе Иделбикәнең “Әнкәй” турында иҗат иткән шигыренә җыр башкардым. Бу шигырьгә көйне шәхсән үзем язган идем.
Аннан соң әлеге номинацияне дәвам итеп, баянда тезмәләр уйнадым, интеллектуаль сорауларга да җаваплар кайтардым.
“Ягез әле, бабайлар!” конкурсында без алты кеше катнаштык. Мин үзем “Талант иясе” номинациясендә җиңүче булып, зур бүләкләр алуга ирештем. Аны безгә тантаналы төстә Ульяновск өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Рамис Фарукович Сафин тапшырды.
Бу конкурста катнашып, җиңүче булуым минем күңелемдә горурлык хисләре уятты, шуңа күрә киләчәктә дә сынатмам.
Рушан Мулюков,
“Чишмә” ветераннар хоры җитәкчесе.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4946

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.