
Юлия Рамазанова:
Конкурста катнашу безнең гаиләбезгә икеләтә шатлык бүләк итте. Беренчедән, үзебезне газета битләрендә күрүебезгә куандык. Балалар берничә көн газетаны кулларыннан төшермәделәр. Ә инде җиңүче булып, бүләкләр алуыбыз тагын да күбрәк позитив, шатлык хисләре өстәде. Сезнең коллективыгызга чын күңелемнән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Иҗади үсеш, газета укучыларыгызның тагын да артуын теләр идем. Район газетабыз озак кенә яшәсен, без аны яратабыз һәм атна саен көтеп алабыз.
Гөлнара Джаметова:
“Шушы матур бәйрәм бәйгесендә катнашып җиңүемә мин бик шат. Дөресен әйткәндә, кызым Сабина редакциягә хат юллаган.Безгә бу сюрприз булды. Әлеге конкурсны оештыручыларга, газета коллективына олы рәхмәтемне белдерәм. Барчагызга да иҗади уңышлар телим. Киләчәктә дә шундый конкурслар үткәрерсез дип ышанып калам.
Свежие комментарии