Күңел җылысы бүләк итүчеләр

Янәшәбездә язмышның ачы сынавына дучар булып та, сынмыйча-сыгылмыйча, үзләренең эш-гамәлләре белән күпләргә үрнәк булып яшәүче кешеләр күп. 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне уңаеннан физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче зур булган гражданнарга игътибар бирүгә юнәлтелгән. «Гармония» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Иске Кулаткыдагы мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшь инвалидларны тернәкләндерү бүлекчәсендә әлеге төр гражданнар социаль реабилитация үтә. Биредә алар сынауларга бирешмичә, үзләренә шөгыль табып, актив булырга тырыша.
Бүгенге көнгә «Гармония» үзәгендә 4 белгеч: бүлекчә мөдире — З.Н. Аксенова, педагог-психолог – Г.Н. Алтынбаева, укытучы – логопед — Р.К. Сәйфуллина һәм хезмәт буенча инструктор — Ф.А. Бимеева эшлиләр. Алар тарафыннан социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик хезмәтләр күрсәтелә.
Дәвамы газетаның 48 санында уыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4936

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.