Өлгер шәфкать туташы

Яшәешнең һәр заманында да кешелек өчен кирәкле
булган һөнәрләрнең берсе – шәфкать туташы. Авыру кешене уйламаган, көтмәгән вакытта тотып ала. Андый вакытта нишләргә дә белмисең. Безнең Яңа Мостяк авылы халкы бу очракта үзебезнең шәфкать туташы Римма Ринатовна Галимовага мөрәҗәгать итә.
Сайлаган һөнәренә, яраткан эшенә тугры булып, авылдашларының сәламәтлеге сагында тора ул. Аның шифалы куллары аша күпме авырулар узган, күпме кешегә ярдәм иткән. Римма Ринатовна бүгенге көндә дә үз эшенә җаваплы карап, фидакарь хезмәт итә.
1976 елның 22 ноябрендә Яңа Терешка авылында гомер итүче Равза Исмаиловна һәм Ринат Мирзович Абдюшевлар гаиләсендә икенче балалары булып мәхәббәт җимешләре Римма туа. Әлбәттә, өлкән уллары Русланнан соң кыз бала тууы белән гаилә ямьләнә. Озакламый, тагын бер уллары Рөстәм дөньяга килә. Римма кечкенәдән ук әти-әнисенең ярдәмчесе булып, бик тырыш, максатчан бала булып үсә. Мәктәпне дә тик “5” ле билгеләренә генә тәмамлый.
Дәвамы газетаның 46 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4923

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.