Әнием-кадерлем! 

Минем әнием дөньяда иң матур әни. Ул бик әйбәт, тырыш һәм ягымлы әни! — дип яза үзенең хатында безгә Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 1 Б сыйныф укучысы Сабина Джаметова. Әнисе Гөлнара Хәсәновнаны ул безнең газета битләрендә игълан ителгән бәйгегә тәкъдим итә.
— Мин әниемне бик яратам. Минем әнием сабыр, тырыш, уңган кеше. Безгә дә ул һәрвакыт: — Әдәпле, игелекле, миһербанлы булыгыз, кызларым. Хезмәтне яратыгыз. Тырыш, уңган кеше тормышта күп нәрсәгә өлгерә, уңышларга ирешә, — ди. Безне ул олыларны олы, кечене кече итәргә өйрәтә, үзе дә кешеләр белән ягымлы тавышы белән аралаша. Әниебез безнең бик матур, сөйкемле хатын-кыз. Ул гаилә учагын саклап, әтиебезне — эштән, безне мәктәптән каршы ала, кечкенә сеңелебезне тәрбияли. Без бергәләп төрле кул эшләре белән шөгыльләнергә, тәмле милли ризыклар пешерергә яратабыз. Ә әни пешергән ризыкларны татып карасагыз, телегезне йотарсыз! Кичләрен ул безгә халкыбызның кызыклы әкиятләрен укый. Әниебез безне бар нәрсәгә дә ипләп, аңлатып өйрәтә. Гаиләдә без өч кыз. Олы апам Алина да минем кебек үк Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбендә белем ала. Ә кечкенә сеңелебез Камилла әле бик кечкенә. Әмма шулай булса да ул бик хәрәкәтчән, шук кыз. Безнең белән уйнарга да, дәрес эшләргә дә ярата.
Без әниебезне хөрмәт итәбез, аның йөзенә кызыллык китермәбез, олыгайган көнендә терәге булырбыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4910

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.