Тынычлык саклаучылар

Бәйрәм тарихы узган гасырларга барып тоташа. Россиядә иң элек җинаятьчелек белән общиналар үзләре көрәшкән. Соңрак Петр беренче бу тармакта реформалар үткәрә. 1721 елда Мәскәүдә полицмейстер канцеляриясе оештырыла. Безнең көннәргә килеп җиткәнче, ул күп төрле үзгәртеп корулар кичерә.
10 ноябрьдә милиция төзелә, аңа да шушы ук функцияләр йөкләнә. 2011 елда Президент Указы белән полиция дигән исем кабат кайтарылды. Бүгенге көндә ул – төрле җинаятьчел күренешләргә каршы көрәшүче, халыкның иминлеген тәэмин итүче көчле система.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре җәмгыятебездә тәртип сагында тора. Полиция хезмәткәрләре чишкән мәсьәләләр беркайчан да гадәти булмады. Аларның эшчәнлегенә гражданнар хәвефсезлеге генә түгел, ә бөтен дәүләт төзелешенең ныклыгы һәм икътисад тотрыклылыгы бәйле. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчелек, законсызлык белән көрәштә, хокук тәртибен, гражданнарның иминлеген һәм мәнфәгатьләрен саклауда һәрвакыт алгы сызыкта торалар.
“Павловка» муниципальара эчке эшләр бүлегенең Иске Кулаткыдагы полиция пункты хезмәткәрләре дә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен матур хезмәт нәтиҗәләре белән каршы ала. Бүгенге көндә районыбыздагы полиция пунктының эше белән полиция майоры К. Р. Котлияров җитәкчелек итә. Полиция участок уполномоченныйлары Р. Р. Деникаев (өлкән участковый, полиция майоры), Р. Я. Фәтхуллин (подполковник), Р. Р. Юнусов (өлкән лейтенант), Р. Р. Тәминов (лейтенант), В. З. Рәхимов (майор), Ш. Р. Аблязов (өлкән лейтенант) халык белән уртак тел табып, үз һөнәрләрен яратып башкаралар. Ә инде старшина И. Н. Усеев һәм сержант М. А. Асанов бинаны саклау буенча үзләренә йөкләнгән вазифаларны төгәл үтиләр. Шушы катлаулы вакытта полиция прапорщигы Рамил Мохарәм улы Ахмеров хәрби бурычын Ингушетиянең Магас шәһәрендә үти. Рамил Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә туып үсә. Кечкенәдән үк җаваплы һәм тырыш булган егет мәктәпне тәмамлагач, Иске Кулаткы механика-технология колледжында белем ала. 2006 елда ул Иске Кулаткы районының эчке эшләр бүлегендә вакытлыча тоту изоляторы милиционеры булып эшли башлый. Шушы елларда ул үзен гел яхшы яктан гына күрсәтә. Коллективта аны ихтирам итәләр. Бәйрәм уңаеннан Рамилга авыр һәм җаваплы хезмәтендә уңышлар гына телисе килә. Гаиләсе, туганнары һәм коллегалары да аңа бәйрәм котлауларын юллыйлар һәм намуслы гына хезмәт итеп, исән-имин кайтуын телиләр. Бу тырыш коллективны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз һәм саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер телибез. Авыр, җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.  Ил-көннәребез тыныч, гаиләләрегездә иминлек булсын. Районыбыздагы тәртипне саклауда сезнең өлешегез зур. Алга таба да районыбыз халкына тынычлыкта яшәргә язсын.
Г. КУЗӘЕВА.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4891

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.