Авылда табылган бәхет

10 октябрьдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне билгеләнә. Бәйрәм уңаеннан без Иске Кулаткы районының Иске Зеленай авылында яшәүче Латыйповлар гаиләсен котларга бардык. Үз көчләре, үз тырышлыклары белән күтәрелгән гаиләгә сокланып та, сөенеп тә куйдык. Матур гаилә булып яшиләр, бер эштән дә кыенсынмыйлар, ирле-хатынлы дигәндәй хуҗалыкны алып баралар. Ике кызлары да өй-йорт мәшәкатьләрендә бик күп ярдәм итәләр. Күзләр тимәсен, эшләре һәрвакыт алга барсын, исәнлектә-бәхеттә яшәп, киләчәктә дә районыбызның горурлыгы булып яшәсеннәр иде.
Авылны чыгып киткәндә бер урам азагында үз йортлары белән яшиләр Латыйповлар. Йорт аллары төрле-төрле техника белән тулган. Анда машинасы да, тракторлары да, комбайннар, пресслар да, тагын әллә нинди техникалар да, тимер-томыры да бар. Безне өй хуҗасы Илдус Равилович гаражында каршы алды. Шунда эшчеләре белән нәрсәдер эшләп, мәж килеп йөргән вакытлары иде. — Төштән соң көнбагыш җыярга кырга чыгарга җыенып йөрибез, — диде ул. Ә без менә шушы вакытны туры китерә алмадык. Иртән әле дымлылык зур булган, шуңа уңыш җыюны да төштән соңга калдырганнар. Дәвамы газетаның 40 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4869

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.