Балалар хәтерендә сакланучы

Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Һөнәрләрнең иң асылы – тәрбияче. Тәрбияче дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Бахтеевка авылының төп мәктәбе каршында эшләп килүче мәктәпкәчә төркемнең тәрбиячесе Светлана Вячеславовна Якушева да гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган шәхес. Әлеге тармакта ул 30 ел хезмәт итеп, бай тәҗрибә туплаган остаз.
Хезмәтен чын күңелдән яратучы кеше генә  сабыйларны ихлас күңелдән ярата. Сабыр холыклы, ачык йөзле, мәрхәмәтле, үрнәк алырлык ханым нәниләрнең күңеленә ачкыч табып, үз балалары кебек карый, аларга йөрәк җылысын бирә. Шуңа күрә Светлана Вячеславовна тәрбияләнүчеләр хәтерендә дә иң кадерле кешеләренең берсе булып саклана. Дәвамы газетаның 39 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4865

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.