Җиңү юлы мәктәп елларыннан башлана

Фән олимпиадалары – укучыларның гомуми белем фәннәре буенча үзенчәлекле ярышы. Аларның төп бурычы – укучыларның мәктәп фәннәрен өйрәнү белән кызыксынуын арттыру һәм сәләтле укучыларны ачыклау.

Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең XI «А» сыйныф укучысы Айдар Вәлшин беренче сыйныфтан ук гел “5”ле билгеләренә генә укый. Ул югары нәтиҗәләргә ирешеп һәм тирән белемле булуын күрсәтеп, төрле олимпиадаларда катнаша. Быел ул җәмгыять һәм математика фәннәреннән Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда икенче урынны яулады, ә физика фәненнән беренчелеккә чыкты.

Физика фәненнән Димитровград шәһәрендә үткәрелгән олимпиаданың региональ турында IV урынны яулап кайтты. Декабрь аенда Айдар РФ фән Министрлыгы олимпиадалары исемлегенә кертелгән “Звезда” исемле күп профильле инженер олимпиадасында да катнашты. Әлеге олимпиада да җиңүчеләр илебезнең алдынгы югары уку йортларына имтиханнарсыз укырга керә алалар. Олимпиаданың төгәлләү турында да Айдарга уңышлар телибез.

Айдарның белемне ныклап үзләштерүе һәм муниципаль, төбәкара һәм халыкара конкурсларда нәтиҗәле катнашуы сокландыра. Ул физика фәненнән Мәскәү шәһәренең физика-техник, Санкт-Петербург шәһәренең дәүләт, Росатом “Националь төш тикшерү” “МИФИ” университетлары тарафыннан үткәрелгән олимпиадаларның сайлап алу турларында беренче урыннарга лаек булды.

Айдарга теләсә нинди катлаулы эшләрне ышанып тапшырырга мөмкин: мәктәп дәреслегендә булмаган ниндидер темага мәгълүмат, материал тупларга. Мондый бурычларның барысын да ул, мөстәкыйльлек күрсәтеп, үзенчәлекле итеп, җиренә җиткереп башкарып чыга. Айдарны башкалардан аерып торган сыйфатлар – аның кызыксынучанлыгы һәм ирешелгәндә туктап калырга теләмәве.

Шуңа күрә дә ул һаман күбрәк белергә, мәктәп программасы кысаларында калмыйча, алга барырга, үзен төрле яктан күрсәтергә омтыла. Аның белем һәм энергиясе күп нәрсәләргә: дәресләрдә иң актив укучыларның берсе булырга, олимпиадаларның барлык этапларында, интеллектуаль конкурсларда катнашырга җитә. Айдар Вәлшин кебек укучылар укытучыларны да, якыннарын да уңышлары белән гел сөендереп торалар.

Р. З. Халикова,
Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең физика фәне
укытучысы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=476

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.