Авыллар төзекләндерелә

“Терешка” авыл поселениесендә ел әйләнәсендә торак пунктларны төзекләндерү эшләре актив алып барыла. Соңгы елларда Урта Терешка, Яңа Терешка, Кирюшкино һәм Югары Терешка авылларында Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлеген яңарту буенча зур эшләр башкарылды. Бу авылларда Җиңү обелисклары ремонтланды, Советлар Союзы Герое Вильдан Хабиевка бюст ачылды. Соңгы вакытта Урта Терешка авылы клубының биюләр залына капиталь ремонт ясалды. Хәзер Урта Терешка урта мәктәбенең бинасына яңа пластик тәрәзәләр кую төгәлләнә.
Ул гына да түгел “Терешка” авыл поселениесенең авылларындагы юллар да игътибардан төшеп калмый. Шушы көннәрдә Урта Терешка авылының Марат Асадуллин һәм Яңа Терешка авылының 4 бертуган Кузәевлар урамына 1,2 километр озынлыкта асфальт түшәлде. Чиратта Комаров урамы тора һәм анда вак таш салу көтелә.
Авылларда шулай ук тротуарлар төзү дә оешкан төстә бара. Шуның белән бергә йортларга табигый газ бирү дәвам итә. 2020 елда Яңа Терешка авылында газ факелы кабынды һәм бу авылда яшәүчеләрнең күбесендә өйләрендә “зәңгәр ут” яна.
Урта Терешка авылында да табигый газ кертү киң колач җәйгән. Бу авылга хәзер полиэтилен торбалар һәм башка төзү материаллары кайтарыла. Әлеге торак пунктларда эш төгәлләнгәч, газ кертү Югары Терешка авылында да дәвам итәчәк.
Илебездә төрле милли программалар уңышлы гына эшләп килә. Алар нигезендә халкыбыз өчен бик күп файдалы эшләр башкарыла һәм бу киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4755

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.