Туган илебез Кулаткыны ничек саклап калырга?

Менә шундый шаукымлы сорау белән “Күмәк көч” газетасы аша мин Иске Кулаткы районында туып-үскән барлык татар кешесенә мөрәҗәгать итәргә булдым. Кадерле якташлар!
Сез бүген Кулаткы җирендә яшисезме әллә читтәме – аерма юк. Безне барыбызны да туган илебезнең хәзерге аяныч хәле һәм томанлы киләчәге борчый.
Әйе, исемдә: үткән елның маенда басылып чыккан мәкаләмдә (“Күмәк көч” № 22, 27 май 2020 ел) мин “безнең бөтен татар дөньясында танылган төбәгебез матур гына яшәп килә” дип язган идем. Бу, әлбәттә, юбилей уңаеннан күпертебрәк әйткән сүз булды. Чынында исә бүгенге хәлебез бик тә мөшкел. Районыбызда калган 10-12 мең кеше белән 1700 елларда ерак бабаларыбызга патша Петр I биргән Терешка һәм Избалык араларындагы 100 мең гектардан артык җирне кулда тоту, эшкәртү, тазарту мөмкин түгел. Бу җирдә 1917 елгы революциягә кадәр 40 мең кеше яшәгән, колхоз чорында – 20-25 мең кеше. Хәзер – 10 мең, аларның да күбесе – карт-коры, пенсионерлар. Производство артыннан бөтен социаль һәм мәдәният – мәгърифәт тормыш сүлпәнәеп, яшәеш сәләтен югалтып бара. Дәвамы газетаның 27 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4747

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.