Батырлар һәм кыюлар көнендә

Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше – гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмәт белән караганнар, бу бүгенге көндә дә шулай. Әтиләр ил терәге, гаилә таянычы булып торалар. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу – батырлар һәм кыюлар көне. Әлеге бәйрәмне билгеләү уңаеннан безнең Яңа Зимница авыл клубында әтиләр катнашында матур чара үтте.

Кунакларны бәйрәм белән котлап, матур теләкләр әйтелде. Бию түгәрәгенең отчет концерты күрсәтелде. Түгәрәккә йөрүчеләр чыгышлары белән биюгә сәләтле булуларын дәлилләделәр. Милли киемнәргә киенгән балаларның тыпыр-тыпыр биюләрен әтиләр алкышларга күмеп, яратып карадылар.

Чара дәвамында авыл мәдәният тормышын үстерүгә зур өлеш кертүче, күпкырлы талант иясе Рафаэль Асановның истәлегенә багышлап, шахмат турниры оештырылды. Ярышларның төп спонсоры – Фирүзә апа Асанова иде. Аңа олы рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез.

Турнир дәвамында иң оста уенчылар ачыкланды. Авылыбыз депутаты, фермер Рәхимҗан Әмирҗанович Мохаммедовка тиңләр булмады. Икенче урынны авыл администраторы Исмәгыйль Ахметзыевич яулады һәм һәм өченче урынга Тәфик Ирфанович Шәмсетдинов чыкты. Җиңүчеләр Почет грамоталары белән билгеләнделәр. Әлеге чарада зур теләк белән катнашучы ир-егетләребезгә рәхмәтләребезне җиткерәбез.Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.

Фирүзә Алимова,
Яңа Зимница авыл клубы хезмәткәре.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=472

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.