Газны участокларга кадәр бушлай уздырачаклар


1 июньдә Россия Дәүләт Думасы «Бердәм Россия» партиясенең гражданнар өчен җир кишәрлекләренә түләүсез газ кертү турындагы закон проектын кабул итте.
Искәртеп узабыз, газ торбасы дәүләт хисабына һәр участокка кертелергә тиеш дигән күрсәтмә апрель аенда ил Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган иде.
Закон проекты бик күп кешеләргә өйләрен газлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Газ дәүләт хисабына конкрет кешенең җир участогы чикләренә кадәр сузылачак, ә өйгә ялгануны гражданин үзе түләячәк. Газчыларның ниятләренә карамастан, “Бердәм Россия» гражданнарның йорт мәйданын исәпкә алмыйча газга бушлай тоташтырылуына иреште.
Ә газны турыдан-туры участок буенча гражданнар арзан бәяләрдән үткәрә ала. Газлаштыру программалары ике этапта башкарылачак: беренчесе — 2023 елга кадәр, икенчесе — 2030 елга кадәр.
«Бүген еш кына гражданнар ипотека алып төзегән йортларын газлаштыруны да кредитлар алып кына башкаралар. Президент газның йортка кадәр бушлай китерелүен һәм кешеләрдән моның өчен түләтмәү бурычын куйды», — диде Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов.
Яңа программа «Бер тәрәзә» принцибы буенча эшләячәк – шәхси йорт хуҗаларына мәсьәләне килештерү өчен дистәләгән инстанцияне йөреп чыгарга туры килмәячәк, шул ук вакытта хәл итү вакыты ике тапкырга кыскарачак. Яңалык аркасында 2030 елга Россия субъектларын газлаштыру дәрәҗәсе 10проценттан артачак һәм 82,9 процентка җитәчәк. Ә инде 2023 елга кадәр бушлай газлаштыру Россиянең 2 миллионга якын йорт хуҗалыгын колачлаячак.
Бу мәсьәлә Ульяновск өлкәсе өчен дә бик актуаль. Газлаштыру Ульяновск өлкәсе Хөкүмәтенең мөһим стратегик бурычы булып тора. Хәзерге вакытта регионда газлаштыру дәрәҗәсе 78,19процентка җитте, шул исәптән авыл җирендә – 53,53процент. 2016 елдан төбәктә газ кертелгән торак пунктлар саны 430 дан 478 гә кадәр арткан. Газ бүлү челтәрләренең озынлыгы 11,5 мең километрдан 12,91 мең километрга кадәр, газлаштырылган йортларның (фатирларның) саны 375 меңнән 395 меңгә кадәр артты.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4714

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.