Уразаның файдалары.

Быел 13 апрельдән мөселманнар изге Ураза аена керәчәкләр.Бисмиилләәһир Рахмәәнир-Рахииим!
Рамазан дөньядагы барлык мөселманнарның ураза тота торган ае. Билгеле булганча, мәдрәсәләрдә укыган шәкертләребез Аллаһыны бар һәм бер диеп белгән урта һәм олы яшьтәге әби-бабайлар, шулай ук яшьләр дә уразаны калдырмаска тырышалар. Әйе, Аллаһы Тәгалә елына бер мәртәбә килгән Рамазан аенда ураза тотуны барлык кешеләргә дә фарыз иткән. Шуңа күрә бу бурычны үтәү сау-сәламәт кешеләргә мәҗбүри санала. Ураза тоту бәндәләрнең намус үлчәве булып тора һәм Аллаһы Тәгалә аларга хисапсыз сәвап бирә. Ихласлык белән ураза тоткан кеше һәр ике дөньяда да бәхеткә ирешә, чөнки ураза кешенең күңелендә сабырлык һәм түземлелек сыйфатларын тәрбияли. Ураза кешеләрне явыз эшләрдән, нахак сүз сөйләүдән, гайбәттән тыя, начар уйлардан арындыра, ә бу нәрсәләр сәламәтлекне ныгытуга сәбәпче була. Ураза кешеләрнең, фәкыйрьләрнең тойгыларын уята. Менә шушылар файда түгелме?
Ураза тәннәребезгә җиңеллек бирә, кирәкмәгән артык симерүдән саклый – шлак, холестериннардан арындыра, кан басымын тиешле хәленә китерә.
Шуңа мин сезне, хөрмәтле милләттәшләрем, ураза тотарга чакырам. Әгәр ураза тотсагыз, бу дөньяда ямь, тынычлык табарсыз.
Әйе, бу бәрәкәт дөньяда бер гөнаһсыз да яшәп булмыйдыр.Шуңа күрә көчебез, акылыбыз җиткән кадәр тик изгелекләр генә эшләргә тырышыйк. Уразаларыгыз җиңел үтсен. Аллаһы Тәгалә сезгә корычтай сәламәтлек бирсә иде. Амин.
Рамазан хәзрәт
Мостакаев,
Яңа Зеленай авылының “Мәхәллә” мәчете имамы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4495

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.