Хуҗасыз этләр йөрмәсен!

2020 елның 1 январеннан “Хайваннар белән җаваплы эш итү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон гамәлгә керде.
Шушы закон нигезендә урамнарда хуҗасыз этләрнең борынчыксыз (намордник) йөрүләрен тыю, хуҗасыз этләргә кешелекле мөнәсәбәттә булу һ. б. турында пунктлар кертелде.
Дөрестән дә, урамнарда хуҗасыз этләрнең көтү-көтү йөрүләре халыкны бик күптән борчый бит.
Шундый борчулы сигналлар көчәя башлагач кына, әлеге проблеманы хәл иткән кебек булабыз да, вакыт үткәч, ул кабат онытыла. Ә инде этләр тагын күбәеп китә.
Дөрес, ветеринария хезмәткәрләрен дә гаепләп булмый. Алар тарафыннан профилактик чаралар үткәрүгә препаратларның бәялеге дә киртәләр тудырадыр, мөгаен.
Ә шулай да, боз урыныннан аз гына кузгалды, сыман. Хәзерге вакытта Иске Кулаткыдагы ветстанция табиблары, администрация һәм дәүләт ветеринария инспекторы белән берлектә, Иске Кулаткы эшчеләр поселогында, шәхси хуҗалыкларда, этләре булган гражданнарга кереп, саклык чаралары турында мәгълүматлар өләшүгә керештеләр.
Ветеринария табиблары этләр һәм мәчеләр котыруына каршы планлы профилактик прививкалар да ясыйлар.
2021 елның январь аенда — 510, ә февраль аенда (бүгенгә) 153 эткә котыру авыруына каршы прививка ясалган. Иске Кулаткы ветеринария станциясендә этләрне биркалау бара һәм ветеринария паспортлары бирелә. Бу эш якын арада районыбызның башка авылларында да алып барылачак. Хуҗасыз этләрдән котылу проблемасы ел барышында даими хәл ителгәндә генә, халык тыныч яшәр, дигәнгә ышанасы килә.
Хөрмәтле райондашлар! Этләрегезне күзәтүсез урамга чыгарып җибәрмәгез! Аларны бауда тоткан очракта, кешеләргә дә, йорт хайваннарына да зыян тимәс!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4283

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.