“Агростартап” ярдәм итә

4 нче декабрьдә Иске Кулаткы район администрациясендә Ульяновск өлкәсендә фермерларга ярдәм итү системасын булдыру федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча зур киңәшмә узды. Бу мөһим чарада район администрациясе җитәкчеләре, Ульяновск өлкә авыл хуҗалыгы тармагының җаваплы белгечләре, Иске кулаткы авыл территорияләрен үстерү идарәсенең хезмәткәрләре һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.
Анда Ульяновск өлкәсе фермерларына ярдәм итү һәм авыл хуҗалыгы кооперациясе өлкәсендә компетенцияләр үзәге җитәкчесе Ольга Сергеевна Раменская, Ульяновск өлкә авыл хуҗалыгы министрлыгының баш белгече Илдар Исламович Бахтеев югарыда әйтеп үткән мәсьәләләр буенча төп чыгышлар ясадылар.
Киңәшмәне Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев алып барды. Ул үзенең кереш сүзендә анда катнашучыларны районыбызның тормышы, авыл хуҗалыгындагы хәлләр белән якыннан таныштырды. Дәвамы газетаның 50 номеренда укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4088

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.