Саумы, мәктәп — белем учагы!

1 сентябрь көнне районыбыз мәктәпләрендә яңа уку елының тәүге кыңгыравы балаларны белем иленә дәште. Бу көнне балалар да, аларның әти- әниләре дә, укытучылар да, гомумән, мәгариф өлкәсенә кагылышы булган һәркем зур дулкынлану белән көтте. Мәктәпләрдә бу уку елында барлыгы 732 укучы белем алачак, 73 бала беренче сыйныфка керде.
Яңа уку елы гадәти режимда башлана. Эпидемиологик хәвеф-хәтәрләрне киметү өчен тиешле чаралар күрелгән. Төбәгебездә белем бирү форумы узды. Анда киләсе уку елына төп өстенлекләр, аерым алганда, тәрбия эшен көчәйтү һәм сәләтле балалар белән эшләүнең аерым системасы билгеләнде. Моннан тыш, бу уку елында РФ Президенты В.В. Путин инициативасы белән барлык сыйныф җитәкчеләре өстәмә 5 мең сум акча ала башлаячак, шулай ук башлангыч сыйныф укучылары өчен түләүсез туклану оештырылачак. «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төбәктә берничә проект гамәлгә ашырыла, алар арасында «Үсеш ноктасы», «Киләчәккә Билет», белем бирү учреждениеләрен югары тизлекле интернетка керү мөмкинлеге белән тәэмин итү.
Иске Кулаткы 1 нче номерлы урта мәктәбендә узган «Белем көне»нә багышланган тантаналы чарада район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев катнашып, укучыларга яңа уку елында уңышлар теләде һәм мәктәпкә туплар бүләк итте.
Белем көне мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче нәниләр өчен аеруча истәлекле. Алар беренче укытучылары белән очрашып, беренче кыңгырау тавышын ишеттеләр. Беренче сыйныфка баручы балалар матур чыгышлары белән куандырдылар.
Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы 2 нче номерлы урта мәктәбендә дә бәйрәм линейкасы тантаналы төстә үтте. Укучыларга матур теләкләрен өлкә законнар чыгару Җыелышы депутаты Н.Г. Мясников, район Башлыгы Л.Ф. Богданова ирештерделәр. Әти-әниләр тарафыннан да җылы теләкләр яңгырады. Ихлас котлаулар укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.
Ниһаять, катлаулы ел булуга карамастан, балалар парта артына утырып якты, нурлы сыйныфларда белем алачаклар. Укучыларыбыз зирәк, инсафлы, сәламәт булып үссеннәр! Яңа уку елы белем дөньясында яңа уңышлар, куанычлар алып килсен!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3892

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.