Эш тәртибе — уңыш нигезе

Ульяновск өлкәсе аграрийлары ике миллион тонна ашлык җыеп алдылар. Бу төбәкнең үз ихтыяҗларын тәэмин итү генә түгел, ә ашлыкны ил һәм дөнья базарларына җибәрү мөмкинлеге дә бирә. 27 августта Чардаклы районында рекордлы күләмдә уңыш суктыруга багышланган тантаналы чара узды.
Губернатор Сергей Морозов сүзләренчә, бер миллион – Ульяновск өлкәсе өчен гадәти вакыйга. «Аномаль һава шартлары буенча еллардан тыш, без аны ел саен диярлек алабыз. Бүген без бөтен өлкә өчен тагын да мөһимрәк вакыйгада катнашабыз. Өлкәбезнең игенчеләре яңа биеклеккә ирештеләр – ике миллион тонна ашлык суктыру буенча чикне уздылар. Хөрмәтле кыр эшчәннәре! Сезне чын күңелдән әлеге вакыйга белән котлыйм. Ике миллион тонна — бу безнең өлкә өчен хәзерге Россия тарихында рекордлы күрсәткеч. Димәк, без үз көчебез белән һәм ашлыкның эчке ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итеп кенә калмыйча, азык — төлек куркынычсызлыгын да саклыйбыз, уңышның шактый өлешен экспортка җибәрү мөмкинлеге дә бар», — дип билгеләп үтте Сергей Морозов.
Агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән хезмәт уңышлары өчен федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге бүләкләр белән иң яхшы аграрийлар бүләкләнде.
Әлеге мөһим чарада «Бахтеевка» производство кооперативының кырчылык бригадасы бригадиры Анатолий Николаевич Коноваловка Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы Министрлыгы исеменнән Рәхмәт игълан ителде.
Районыбызда урып-җыю эшләре дәвам итә. Комбайннар басу-кырларны иңли, кыр эшчәннәре армый-талмый хезмәт итәләр. Район авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 августка район буенча 18268 гектар мәйданда (87,5 %) 364252 центнер ашлык җыеп алынды. Уңыш уртача 19,9 центнер тәшкил итә. Бер үк вакытта игенчеләр уҗым культуралары чәчү һәм җирне эшкәртү белән дә мәшгуль. Сентябрь азагында яисә октябрь башында районда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру планлаштырыла. Алар турыда төгәлрәк итеп без “Күмәк көч” газетасының киләсе саннарында хәбәр итәрбез.
Руфия Сәйфуллина.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3890

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.