Печән өсте бәйрәм төсле

Рамазанов. К.

Усманов. Р.

Җәй челләсе, кызу вакыт. Иске Кулаткы районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре бердәм булып терлек азыклары хәзерләүне оешкан төстә алып баралар. Бүгенге көнгә алар тарафыннан 2127 тонна коры печән, 495 тонна сенаж хәзерләнде. Әлеге мөһим кампаниядә “Бахтеевка” производство кооперативы, И П “Рамазанов К. К.”, И П “Гафуров Р. Ә.”, И П “Ягудин Р. Р.”, И П “Хәбибуллин Р. К.” хуҗалыклары актив катнашалар.
“Бахтеевка” производство кооперативы гадәттәгечә һәр ел сенаж хәзерләүне оешкан төстә алып бара. Быел бу хуҗалык тарафыннан 495 тонна яшел масса тупланды инде.
И П “Рамазанов К. К.” хуҗалыгы да терлек азыкларын хәзерләүдә зур эшләр башкара.
Камил Кәлимуллович Рамазанов үзенең хуҗалыгын 2013 елда оештырган иде. Шушы вакыт эчендә аның техник базасы яңарды һәм чәчү мәйданнары да артты.
-Хәзерге вакытка безнең карамакта 245 гектар җир бар,- дип сөйли Камил Кәлимуллович, — шушы мәйданның 50 гектарында уҗым бодае, 85 гектарында арпа белән солы, 90 гектарында көнбагыш һәм 20 гектары печән тәшкил итә. Быел яңгырларның мул итеп явуы барлык культуралардан да зур уңыш алуга ышаныч тудыра.
Камил Кәлимулловичка җиргә карата мәхәббәт аның әтисе Кәлимулла Сафиулловичтан күчкәндер, мөгаен. Ул элеккеге елларда комбайнга утырып бөртекле культураларны суктырып җыюда актив катнашты һәм район буенча күп мәртәбә беренче урыннарны яулап килде. Танылган комбайнчы бүген лаеклы ялда булуга карамастан, улына вак-төяк эшләрне алып баруда зур булышлык күрсәтә.
Гомумән Рамазановлар гаиләсе һәр кешегә ярдәм кулы сузып яши һәм райондашларыбыз да аларга олы рәхмәтләрен белдерәләр.
-Бердәм булгач барлык киртәләрне җиңеп була,- дип сүзен дәвам итә Камил Кәлимуллович, — шундый кызу чорда киявем Раил Фәһим улы Усманов “МТЗ- 82” тракторына печәнне пресслап рулонга ясаучы җайланма белән ярдәмләшә. Ул үзенең аерым хуҗалыгын булдырып терлекчелек белән шөгыльләнә, ә быел җир рәсмиләштереп көнбагыш та чәчте.
Сүз уңаенда, районыбызда танылган иген үстерүчеләре Усмановлар гаиләсе яисә династиясе турында әйтеп үтсәк бик урынлы булыр. Аларның әтиләре Җиһанша, уллары Яхъя, Рушан, Равил, Фәһим районыбызда танылган комбайнчылардан саналдылар һәм һәр ел беренчелекне яулап килделәр.
Яхъя Җиһаншович олы яшендә булуга карамастан, бүген дә төрле хуҗалыкларда комбайн белән иген суктыруда тырышып эшли.
Раилның әтисе Фәһим Җиһаншович И П “Рамазанов К.К” хуҗалыгында печән рулоннарын трактор арбасына төяп, аларны ташуда катнаша.
Хуҗалык җитәкчесе Камил Кәлимуллович печән җыю белән беррәттән бөртекле культураларны суктырып-җыю өчен техникаларны җайлау белән дә шөгыльләнә. Чөнки көннәр кызу булганга уракка төшәргә дә вакыт җитә.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3777

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.