Иске Яндука газлы булачак

Соңгы елларда Иске Кулаткы районының авылларын табигый газ белән тәэмин итүгә зур
игътибар күрсәтелә. Шушы мәсьәләне тормышка ашыру максатыннан якын арада Яңа Яндука, Иске Яндука, Яңа Терешка, Урта Терешка һәм Югары Терешка авылларына табигый ягулык биреләчәк.
2018 елда федераль программа нигезендә бу авыллар арасына төп магистраль салынды һәм газ бүлеп бирү өчен махсус шкафлар куелды.
Өлкә Губернаторы С. И. Морозов әлеге торак пунктларга газ бирү турында шәхсән кызыксына һәм бу мәсьәләне аерым контрольдә тота. Шушы эшләр буенча кызыксынып ул 2019 елда Яңа Терешка авылында булды.
Бүгенге көндә Иске Яндука авылында да бу юнәлештә эшләр гөрли. Биредә Татарстан республикасыннан җаваплылыгы чикләнгән “Газсервис” хезмәткәрләре тырышып хезмәт итәләр.
— Әлеге мөһим эшләрне без бу авылда быел 12 майда башлап җибәрдек, — дип сөйли оешманың баш прорабы Руслан Таһирович Ахметзянов, август ае ахырына кадәр 113 өйгә газ ноктасы ясап калдырырга тиешбез. Эшләребез шушы темпта барса, күрсәтелгән заданиене срогыннан алда да үтәргә мөмкинлегебез бар. Оешмабызда « TAKEUCHI» һәм «Hitachi» маркалы куәтле япон экскаваторлары урамда траншеялар казыйлар. Алар белән оста белгечләр Илһам Гиләзов, Илдар Рәхмәтуллин идарә итеп зур уңышларга ирешәләр. Югарыда күрсәтелгән вакытта без авыл эченә 6 километр 132 метр озынлыкта 160, 110, 63 миллиметр диаметрлыкта полиэтилен торбалар салырга тиешбез. Аларны сыйфатлы итеп тоташтыруны эретеп ябыштыручы Марсель Шәнгәрәев, слесарь Рамзит Мотыйгуллин башкаралар.
Газ кертүчеләрнең эше белән искеяндукалылар да бик канәгать. Алар авыл халкы белән саф татарча сөйләшеп аралашалар. Мөселман кардәшәләребез узган атнада бу авылда Гает намазын да онлайн режимда укыганнар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3743

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.