Табигый газ килә авылларга

535

Җаваплылыгы чикләнгән «Газпром газораспределение Ульяновск» җәмгыятенең Новоспасск районы филиалы хезмәткәрләре районыбызда яшәүчеләрнең өйләренә табигый газ кертүне көннән-көн активлаштыра. Бу эшләр Яңа Терешка авылында киң җәелдерелгән.
— Яңа Терешка, Урта Терешка, Югары Терешка авыллары берничә елда табигый газлы булачак. чөнки бу торак пунктларга федераль программа нигезендә төп магистраль салынды инде. Яңа Терешка авылының проект-смета документлары әзергә күрә, эшләрне шушы авылдан башладык. Һава шартлары начар булса да, икееллык контракт нигезендә, авыл урамнарында 4 бригада эшләп тора. Бүгенге көнгә 77 өйгә газ торбалары салынды, 73 өй эченә мичләр, счетчиклар һәм башка җиһазлар куелды инде, — дип сөйли Терешка авыл поселениесе администрациясе Башлыгы Риво Рәфатович Тәминов.
Авылда буш өйләр булуга карамастан, аларның һәммәсенә дә торбалар тоташтырылачак.
Яңа Терешка авылында 223 торак йорт регистрацияләнгән. Шуларның 89 сы буш булуга карамастан, торбалар аларга да сузылачак. Гомумән әйткәндә, авыл халкы чыгымнарны үз өйләренә керткән өчен генә түләячәк һәм ул якынча 60-70 мең сум тәшкил итәр.
Әлеге темп белән эшләр дәвам иткәндә август аеның башында Яңа Терешка авылында беренче “зәңгәр ут” факелы кабынуны гарантияләп була.
Урта Терешка һәм Югары Терешка авыллары да игътибар күзлегендә тора. Кыш барышында Мордовия республикасының топографлары бу авылларның проект — смета документлары белән кызыксындылар. Урта Терешка авылы буенча әлеге документлар әзер инде.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3597

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.