Гаилә бәхете — хатын-кыз кулында

Хатын-кызның бәхете, әлбәттә, гаилә бөтенлегендә, балаларда. Ана кеше баласын кечкенәдән ничек тәрбияләсә, үсеп җиткәч шуның җимешләрен татый. Балалар — ул синең тормышыңның көзгесе. Анда үзеңнең уй-фикерләреңнең чагылышын, җитешмәгән якларыңны, хаталарыңны күрәсең. Гаилә бәхете, беренче чиратта, хатын-кыз кулында.
Ә хатын-кызның көчлелеге — янәшәсендә яраткан кешесе, тормыш юлыннан бергә атлаучы ышанычлы ире, игелекле, мәрхәмәтле балалары булудан. Районыбызның күп балалы яшь гаиләләрен күреп күңел сөенә. Иске Кулаткыда яшәүче Мозафаровларның гаиләсенә дә сокланмыйча карарлык мөмкин түгел. Тормыш сукмакларында очрашып, Гөлнара һәм Марат бер-берсенә тугры яр булырга вәгъдә бирешеп 2009 елда гаилә корып җибәрәләр. Озак та үтми тормышларын ямьләндереп уллары Тимур туа. Хәзер инде ул якташыбыз Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең III сыйныф укучысы. Тимур тик 4-5 билгеләренә генә укый, мәктәп һәм район күләмендә оештырылган барлык чараларда да бик актив катнаша, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең төрле секцияләренә йөри.
Әлбәттә, һәрбер хатын-кыз үзенә юлдаш булып кыз бала табасы килә. Гөлнара да шушы матур хыял белән яшәп, Ходайдан гаиләләренә әлеге бүләкне насыйп итүне сорый. Озак та үтми аның хыялы тормышка аша — 2018 елның ноябрь аенда кызлары Ясминә дөньяга килә. Агымдагы ел да Мозафаровлар өчен шатлыклы вакыйга белән башлана. Күптән түгел генә, гаилә бәхетләрен тулыландырып, тагын бер кызлары Мәликә туа.
Яшь гаилә әти-әниләренең нигезләрен саклап, матур тормыш алып баралар. Аларның җылы, якты йортларында илаһи бер серле мохит өстенлек итә. Шуңа да бу гаиләгә килеп керү белән күңелгә ничектер рәхәт булып китә, дөнья мәшәкатьләре беразга онытылгандай тоела. Килгән һәрбер кешене хуҗабикә шатланып, елмаеп каршы ала, тәмле ашлары белән сыйлый. Аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган. Балаларына барлык уңай шартларны булдырып, мәхәббәт җимешләре сәламәт, бәхетле яшәсеннәр дип бар тырышлыкларын куялар алар. Марат вахта ысулы белән Мәскәү шәһәрендә хезмәт итә. Гөлнара декрет ялына кадәр район администрациясенең экономика бүлегендә алып баручы белгеч булып эшли. Яшь гаилә менә дигән итеп яши, алай гына да түгел, эшлиләр дә, күркәм тормыш та алып баралар, балалар да үстерәләр. Гаилә башлыгы хуҗалык эшләре белән беррәттән, өйдә дә булышып өлгерә, хатынының төп ярдәмчесе һәм таянычы ул. Чыннан да тылың ныклы, акыллы, сабыр, тырыш булмаса, зур уңышларга ирешеп тә булмыйдыр ул. Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап. Гөлнара һәм Марат гаиләдә бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, өч балаларына кайгыртучан әти белән әни, күршеләренә, туганнарына, дус-ишләренә аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кешеләр. Менә шундый дус, тату, ярдәмчел бу гаилә башкаларга да үрнәк. Мозафаровлар кебек гаиләләр булганда – районыбызның киләчәге бар дип ышанасы килә. Тиздән язның беренче бәйрәме – хатын-кызлар көне, шулай ук март аенда Гөлнара үзенең туган көнен дә каршылый. Бәйрәм уңаеннан тәбрикләп аңа һәм кызлары Ясминә белән Мәликәгә, районыбызның барлык хатын-кызларына да исәнлек-саулык, мәхәббәт, гаилә бәхете, зурдан-зур уңышлар телисе иде.
Руфия Сәйфуллина.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3510

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.