Җиңү яулап кайтты

Кадерле, яраткан оныгыбыз Рафаэль Рушан улы Аюкаев!
Без сине чын күңелебездән чираттагы җиңүең белән котлыйбыз һәм синең белән горурланабыз.
Күптән түгел генә оныгыбыз Рафаэль Швециядән “Алтын медаль” алып кайтты. Без – бабасы Расим, әбисе Рауза, абыйлары Рәис, Рамил Аюкаевлар гаиләләре, барлык туганнары, авылдашлары бу хәбәргә бик шатландык. Әтисенең исеменә тап төшермичә, Рафаэлебызның яшәү рәвеше безне куандыра. Киләчәктә дә без аңа зурдан-зур уңышлар, матур үрләр һәм яңадан-яңа җиңүләр телибез.
Шулай ук әнисе Оксана Александр кызы Аюкаеваны да күркәм туган көне белән тәбриклибез.
Улыбыз, оныгыбыз Рафаэль!
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын гомер телибез.
Син бит безнең яраткан
кешебез,
Шат күңелле булып гомер ит.
Җиргә кояш ничек кирәк булса,
Син дә безгә шулай кирәк бит.
Яраткан киленебезгә дә уңышларның зурысын, барлык яхшылыкларны телибез. Сабыр, кешелекле бул гомер буеңа, кадерлебез.
Кайчан барсак, киң күңелле,
Каршылыйсың ачык йөз белән.
Авырлыклар җиңеләеп китә,
Синең әйткән җылы сүз белән.
Саулык, тормышыгызга бәрәкәт теләп Аюкаевлар гаиләсе.
Иске Атлаш.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3490

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.