Коллективыбызның терәге

Наил Вәлиәхмәтович Усеевны Иске Кулаткы эшчеләр поселогында да, районыбыз авылларында да яшәүчеләр бик яхшы беләләр. Ул 27 ел Иске Кулаткы газ эксплуатацияләү участогында берөзлексез хезмәт итә.
Наил Вәлиәхмәтович 1993 елда бу оешмага гади шофер булып эшкә кергән иде. Бер ел эшләгәннән соң, ул газ җиһазларын ремонтлау һәм эксплуатацияләү мастеры итеп күчерелә. Бу вазифаны безнең хезмәткәребез 19 ел башкарып, үзенә бай тәҗрибә туплады. Шушы вакыт эчендә коллективыбызда, авыл халкы белән уртак тел табып, үзенә зур абруй яулап өлгерде ул.
Иске Кулаткы эшчеләр поселогында һәм райондагы авылларга табигый газ бирелгәч, безнең оешмада Наил Вәлиәхмәтович кебек белгечләр аеруча бәяләнде. Шушы уңай сыйфатларын исәпкә алып, 2013 елда ул мастер итеп күчерелде.Хәзерге заман чорына туры китереп ясалган газ җиһазлары оста мастерларның булуын таләп итә дә инде. Тәҗрибәле остазның белмәгән эше юктыр. Ул эш серләрен яшь кадрларыбызга да зур теләк белән өйрәтергә тырыша.
Табигый газ белән ягу сезоны безнең өчен аеруча җаваплы чор. Бу вакытта мичләрнең сафтан чыгуы очраклы хәл һәм хезмәткәрләребез “ашыгыч ярдәм” кебек халыкка өйләренә ярдәм итәргә чыгалар.
Наил Вәлиәхмәтович төнме-көнме, вакыт белән санашмыйча, торак пунктларда яшәүчеләрнең газ җиһазларын җайга салуга ашыга.
— Кышның әче салкыннарында газ миченең сүнүе өйдә яшәүчеләрне зур борчуга сала һәм без аның сәбәпләрен ачыклап, тиз арада өйләрдә җылылык булдырырга тиешбез,- дип сөйли оста мастер үз эше турында.
Наил Вәлиәхмәтовичның карусыз, тырыш эшчәнлеген аның исеменә юлланган бүләкләр ачыктан-ачык сөйли. Алар арасында җаваплылыгы чикләнгән Ульяновск регионгаз җәмгыятенең төрле елларда тапшырылган бихисап Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар.
Наил Вәлиәхмәтович тормыш иптәше Галия Расимовна белән бергә тату яшәп, ике бала үстерделәр. Кызлары Руфия ире Рамил белән Мәскәү шәһәрендә үз алларына гомер итәләр.
Ә уллары Илдар һәм хатыны Галия әти – әниләре белән бергә тату яшиләр. Усеевларның нәселен дәвам итеп матур исемле оныклары Ильяс, Кәрим һәм Диана үсә һәм әти-әниләре дә, әби-бабайлары да аларга шатланып туя алмыйлар.
Халыкка файдалы эшләр башкарып, коллективта үрнәк яшәп, сизелми дә еллар үтеп киткән. 19 февраль көнне безнең коллегабыз 60 яшьлек юбилеен олылап каршы ала.
Хөрмәтле Наил Вәлиәхмәтович!
Иске Кулаткы газ эксплуатацияләү участогы сезне күркәм юбилеегыз — 60 яшь тулу уңаеннан чын күңелдән кайнар тәбрик итә. Сез безнең коллективыбызның терәге һәм остазы. Киләчәктә сезгә исән-сау озын гомер, ак бәхетләр, чиксез шатлыклар, гаилә иминлеге телибез.
Олы җанлы, киң күңелле булуыгыз өчен
Рәхмәт ява Сезгә һәркайсыбыздан.
Сәламәтлек, тыныч, тигез тормыш-
Шул теләкләрне кабул итегез бездән.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3464

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.