Кыю солдат Ватан сагында

Яңа Мостяк авылында яшәүче ирле-хатынлы Фирүзә Абдулһадиевна һәм Рамил Равилович Нәзировлар гаиләсенә сокланмаган кеше юктыр. Чөнки аларның әби-бабалары да, әти-әниләре дә балалары да хезмәтне яратып бик тату яшиләр.
Рамил Равилович озак еллар инде мәктәп автобусында хезмәт итеп, Яңа Мостяк, Мосеевка авылларыннан укучыларны Иске Мостяк урта мәктәбенә укырга йөртә. Ә хатыны Фирүзә Абдулһадиевна Яңа Мостяк авылы мәдәният йорты хезмәткәре булып эшли.
Гомер агышында бу тату пар Реналь һәм Эльнар исемле зирәк, акыллы ике ул үстерделәр. Алар икесе дә мәктәптә тырышып укыганнан соң, Иске Кулаткы механика-технология колледжының гамәли информатика факультетларын тәмамлап, кулларына дипломнар алдылар.
Реналь бүген үзенең һөнәре буенча Радищево район администрациясендә хезмәт итә һәм үз алдына юл ярып, әти-әнисен шатландырып яши.
Икенче уллары Эльнар Ватан алдында үзенең изге бурычын үти. Ул ерак Себердә, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Кыю солдат ил сагында уяу торып, узган елда хәрби ант тапшырды.
Әйтергә кирәк, ул биргән антына һич тә тап төшермичә, солдат вазифасын чын күңелдән башкара.
23 февраль илебездә Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләнә. Бу олы бәйрәм алдыннан якташыбыз, часть командиры исеменнән рәхмәт сүзләрен ишетеп өлгерде инде. Эльнарның уңышларына әти-әниләре дә, әби-бабалары да бик шат. Менә шундый егетләр булганда илебезнең тыныч тормышына, аның үсешенә гарантия бирергә мөмкин.
Алда әле Эльнарга 5 ай хезмәт итәсе бар. Хәрби якташыбызга әти-әнисе дә, якын туганнары да изге бурычын сау-исән үтәп, туган якларына кайтуын теләп калалар.
Зур уңышлар сиңа, Эльнар!
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3451

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.