Әтиемне искә алып

Күпме вакыт үтсә дә Бөек Ватан сугышы хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган якын кешеләребез һичкайчан да онытылмас. Каршымда таушалып, саргаеп беткән документлар ята. Вакыт дигәнең аларга да тәэсир итмичә калмаган. Зур саклык белән генә бу кәгазьләрне берәм-берәм актарам. Кечкенә генә зәңгәр төстәге калын кәгазь Ахать Солтанович Янгунаевка (минем әтиемә) шофер таныклыгы бирелүе турында сөйли. Ә бит ул вакытта әтием 38 яшендә булган, чибәр хатыны да, 5 баласы да тәгәрәп үскән. Укып бетерүенчә әтиемә “ГАЗ – АА” маркалы автомашина тапшырганнар. Менә шушы автомашина руле артына утырып, биш ел дәвамында намус хезмәт куйган. Башта район кырларыннан, басуларыннан зур йөкләр күчергән, аннары яу кырында да барлык авырлыкларны шушы сугышчан дусты белән бергә үткән. Бөек Ватан сугышы башланса да, минем әтиемне фронтка җибәрергә ашыкмыйлар, чөнки тылда да өлгер шоферлар бик кирәк була. Ләкин немецлар тиз генә җиңелми һәм сугыш озакка сузылгач, 1943 елның январенда әтиебезгә дә повестка тапшыралар. Атаклы “Полуторкасы” белән сугышка китеп барганда, әниебез 6 баласын күкрәгенә кысып, озатып кала.
Әтиемә “ГАЗ – АА” автомашинасын беркетү турындагы язмада транспорт чарасын хәрби корал кебек үк сакларга, зыян килә калса, суд җаваплылыгына тартылуы турында әйтелгән. Ә бит уйлап карасаң, нинди тәртип булган ул елларда! Моны дәлилләп, Шәүкәт абыем әтием турындагы бер истәлеге белән уртаклашты.
Әтиебез автомашинасы белән полк штабына беркетелгән була. Аңа сугыш припаслары, медикаментлар, азык-төлек һәм башка йөкләр дә күчерергә туры килә. Бервакыт, урман аша үткәндә немецлар засадасына эләгәләр. Дошманнар ике яклап ут ача, шофер көч-хәл белән генә котыла, ә бераз баргач, машинасы туктый. Пуля картерны тишкән һәм май аккан була. Штабка кайтып, бу турыда хәбәр иткәч, командир бик ачулана һәм таң атканчы машинаны төзәтергә вакыт бирә. Әти бер иптәше белән сафтан чыккан башка машинаның моторын салдырып, төн эчендә үз машинасына күчерә. Шулай итеп, командирның боерыгы вакытында үтәлә.
Һәр мизгел саен үлем янап торган фронт юлларында мондый вакыйгалар бик күп булгандыр, әлбәттә. 1943 елның 20 маенда әтием “Сугышчан хезмәтләре өчен” медаль, соңрак, тагын шундый ук олы бүләк иясе була.
Җимерелгән һәм таланган шәһәрләр, авыллар, яндырылган өйләр, ач-ялангач калган кешеләр солдатларның күңелләренә тирән яра салган. Менә шул ачу хисе рәхимсез дошманнан тулысынча үч алырга мәҗбүр итә.
Дон, Днепр елгаларын кичеп, безнең солдатлар дошманнардан Украинаны азат итүгә керешәләр. Владимир – Волынский шәһәре өчен барган сугышта күрсәткән батырлыклары өчен әтием Югары Башкомандующиның грамотасы белән бүләкләнгән. Ниһаять, дошман безнең туган ил туфрагыннан бөтенләйгә куыла. Безнең гаскәрләр немецларны эзәрлекләп Польшага, аннары Германия җиренә үк бәреп керәләр. 1945 елның апрелендә Нейсе елгасын кичеп чыгу бурычы куела. Немецларның зур көчләр һәм техника туплауларына карамастан, совет солдатлары елганы күчеп, Коттбус һәм Любен шәһәрләрен алалар. Әтиебез бу операциядә катнашканы өчен тагын бер грамотага лаек була.
Шуннан соң турыдан-туры Берлинга юл ачыла. Ике айдан соң фашист рейхстагында Кызыл байрак җилферди башлый. Ә әтиебез бу вакыйгадан соң “Берлинны азат иткән өчен” медале белән бүләкләнә.
Җиңү көне якынлашкан саен, вакыйгалар катлаулана. Менә Дрезденны азат иткән өчен бирелгән грамота. Фашист Германиясе тәмам җиңелеп, тезләнергә мәҗбүр булса да, дошманның Чехословакиядәге бик көчле хәрби группировкасы бирелергә теләми. Безнең гаскәрләрнең аларны сындырырга көчләре җитәрлек булмавы, кем өчен дә сер булмый. Шуннан соң Берлинны штурмлаучы гаскәрләр, ашыгыч рәвештә, Прагага таба юнәләләр. Әтием дә үзенең “Полуторкасы” белән Германия һәм Чехословакия җирләрен үтеп, Прагага кадәр җитә. Менә шунда инде Бөек Ватан сугышына соңгы ноктаны куя.
Озак та үтми, шушы истәлекле вакыйгалардан соң, әтием демобилизацияләнүе турында кулына приказ ала.
Туган иленә кайтканда тәгәрмәчләр дә тизрәк әйләнә, үзенә дә канатлар үскән шикелле тоела. Яраса, очып кына кайтыр иде. Ә бит өч елга якын бертуктаусыз фронт юлларын гизү эзсез калмаган икән. Карпат тауларын үткәндә, әтием карлы яңгырга эләгә һәм аңа бик каты салкын тия. 1945 елда ул хәрби госпитальгә эләгә. Рульдән төшеп китү әтиемә бик авыр була, чөнки автомашинаны өйгә (МТСка) алып кайтырга ышандырган була. Бәлки шул хәсрәттән аның авыруы да бик озакка сузыла. Тик, дүрт ай чамасы дәвалангач кына, өйгә кайтарып җибәрәләр.
Туган авылы – Иске Кулаткыда солдатны шатланып каршы алалар. Өйдәгеләрнең хәлләре дә бик киеренке була. Алты баласын тормышка аяк бастыру өчен әтием көнне төнгә ялгап “Молотов” колхозында эшли башлый. Җәмәгать башлангычында партия ячейкасы белән җитәкчелек итә. Ләкин фронтта югалткан сәламәтлеге көннән-көн ныграк какшый башлый һәм 1950 елның 10 маенда, 48 яшендә, әтием вафат була.
Кеше китә — җыры кала
“Кеше китә — җыры кала”, дигән канатлы сүзләрне күңелемдә бик еш кабатлыйм. Бу сүзләр минем бик кадерле кешем, горурлыгым булып йөрәгемдә яшәгән әтием Ахать Солтанович Янгунаевка да кагыла бит. Үзенең бөтен гомерен намуслы, үрнәк тормыш белән яшәгән әтием сугышта чын солдат булса, тыныч тормышта илен, кешеләрне яратучы чын кеше булып кала белде. Үзенең йомшак куллары белән минем чәчләремнән сыйпап, «Бәхетле бул, кызым!» дип елмаючы әтиемнең якты истәлеге, күңелемне җылытып торган образы гомерем буе миңа тормыш юлыннан тайпылмыйча, туган җиремне, кешеләрне яратып, бәхетле булып яшәргә ярдәм итә.
Рауза Ахать кызы
Бурундукова (Янгунаева).
Зирекле авылы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3446

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.