Без — сугыш чоры балалары

— Ач ялангач идек, зарланмадык,
Җиңү өчен тырышып эшләдек.
Буыннарны хезмәт чыныктырды
Авырлыктан сыглып төшмәдек, —
дип язган бер шагыйрь. Дөрестән дә, менә шундый киң күңелле, батыр кешеләр яшәгәнгә генә, безнең илебез аякка басты. Ул сугыш кырларында үзләрен аямыйча, илебезнең бәйсезлеге өчен көрәшүче солдатлар һәм өйдә калган җиңүне якынайтыр өчен тырышкан аналар, хатыннар һәм балалар. Фронттан күпме “йөрәкне өзгеч кара кәгазьләр” алдылар алар. Ничә еллар буе “канлы” күз яшьләре, сагышлар авыл өйләреннән бетмәде. Ә инде “хәбәрсез югалган” дигән хатлар тагын да кайгылы булды, чөнки өмет булса да ул икеле иде. Ярый, әйләнеп кайтса, ә инде пленда булса…Бу хәбәрләр күңелләрне һәм җаннарны икеләтә сагышлатты.
Әҗәр апа ире Абубәкәрне Сызрань шәһәренә хәрби заводка эшкә озатканда аның кочагында 7 бала (6 кыз һәм бердән-бер ир бала Абдулла) кала. Ачлык — ялангачлыкны, башка бик күп авырлыкларны да күрергә туры килә аларга.
Сызрань шәһәрендә берничә ай эшләгәч, Абубәкәр Җәләлетдинович Аюкаев үзе теләп сугышка китә. Ул үзенең фамилиясен Исмаилов (бабасы исеме белән) дип яздыра. Ленинград шәһәренә барган эшелонны немец самолетлары шартлата. Абубәкәр ага сугышның беренче адымнарын атлаганда ук каты яралана. Шушы вакыттагы мәгълүматларга нигезләнеп, аның өенә “хәбәрсез югалды” дигән кара кәгазь җибәрелә. Яраларыннан дәвалангач, Төньяк-Көнбатыш фронтының 46 аерым укчылар бригадасына юнәлдерелә.
Ленинград өлкәсенең Демянск районын немецлардан саклап калганда вафат була. Аның кайчан үлгәне һәм кайда күмелгәне архив документларына керү рөхсәтен алгач кына билгеле була.
Авылда калган Әҗәр апаның язмышы да бик авыр була. Балаларын ачлыктан коткарыр өчен ул бар тырышлыгын куя. Аңа чана тартып йөрергә туры килә. Кызганычка каршы, ике баласы – Разыя һәм Гөлҗиһан бик яшьли ачлыктан якты дөнья белән хушлашалар. Балалары сөт имәргә теләсәләр дә, төннәр буе суыкта өшеп кайткан анада берни дә булмый. Әҗәр апа икмәк ашарга хәлләреннән килгән балаларын ашатты. Төннәр буе хәбәрсез югалган ирен уйлап, ычкынып елады. Ул төннәрнең күплеген күз яшьләре белән юешләнгән мендәрләр генә белә инде.
Ничек кенә авыр булса да, ул бирешмәде, сыгылып төшмәде. Балаларына догалар өйрәтеп, әтиләренең кайтуын Ходайдан сорарга әйтә иде.
Сугыш тәмамлангач, Әҗәр апаның йөрәге тагы да өзгәләнде. Әтиләренең эштән кайтуын күрше балалары көтеп алганын күргәч, аның балалары йөгереп капка артына тезелешеп елаган вакытларда ул ни эшләргә белми, аптырап китә иде. Шулай итеп 5 баласына да ул әни дә, әти дә булды, аларның йөзенә кызыллык китермәде, тырышып эшләде. Гомере буе өзелеп ирен көтте, балалары искә төшергәндә дә, алар күрмәгәндә елап, бәлки кайчандыр күрешербез әле дигән хисләр белән яшәде. Балалары, барысы да тормыш юлларында үзләрен сынатмадылар, матур гаиләләр кордылар. Кызларының гаиләләрендә тормыш иптәшләре дә әниләренә карата һәрчак ихтирамлы булдылар. “Тик кияүгә чыккач кына авыз тутырып Әни дип әйтә алдым, ул сүз минем өчен зур таяныч һәм ышаныч”, — дип исенә төшерә кызы Рауза.
Маһирә, Халидә, Мәрзия, Рауза һәм Абдулла – менә алар тормышның ямен табып яшәүче сугыш балалары. Кызганычка каршы, Абубәкәр абый гына 13 оныгының берсен дә күрә алмады. Күптән түгел генә аның оныклары сөекле бабаларының каберендә булып кайттылар. Улы Абдулла абый, оныгы Рамил һәм оныкчыгы газиз кешеләре җирләнгән Туганнар каберендә (Братская могила) булдылар. Ул Новгород өлкәсенең Демянск районы Лычково авылында урнашкан. Барлык бала-оныклары исеменнән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә төзелгән һәйкәл тирәсенә әтиләренең туган җире Иске Атлаш авылы урманының туфрагына миләш агачы утырттылар. Абдулла абый әтисе кабере янында намаз укып, аңа дога кылды, барлык туганнары, искеатлашлылар исеменнән сәламнәр җиткерде.
Лычково авылы кешеләренең мәрхәмәтле, кунакчыл, ихтирамлы булулары аларны хәйран калдырды. Биредәге музей, андагы экспонатларга карата мәктәп укучыларының игътибарлы булулары аеруча куандырды.
Сугыш тәмамлануга 75 ел үтсә дә, хәтерне яңартып яшәмәсәк, бигрәк тә яшь буын вәкилләре өчен тарихны сакламасак, безнең киләчәгебез булмас. Бүген инде әйтәсе килә: “Абубәкәр абый, тыныч йокла, синең Әҗәрең тугрылыклы булып, сине өзелеп көтте. Иске Атлаштан улың Абдулла, кызың Рауза, Карамалыдан кызың Мәрзия үзләренең догаларыннан беркайчан да калдырмыйлар”. Тик әниләре өчен генә йөрәкләре әрни аларның. Илебез бәйсезлеге өчен һәлак булган әтиләрен ул гомере буе сагынып көтте.
Тормыш бит шулай бара, картлар дөньядан китә. Шулай булса да бу гаиләдә тырыш, эшчән, тормыш кадерен белүче, бер-берсенә ихтирамлы балалар үсте. Әтиләре исән булса, алар белән горурланыр иде.
“Тыныч ят, әти. Урының оҗмахта булсын. Тынычлык өчен рәхмәт. Сугыш афәтләре беркайчан да кабатланмасын”, — дип изге теләкләрен юллыйлар Абубәкәр абыйның улы Абдулла һәм оныгы Рамил.

Роза Курмакаева.
Иске Атлаш.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3425

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.