Үзебездә белем алу рәхәт

25 январьда Студентлар көне билгеләнә. Кеше гомеренең иң күңелле чоры — студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән?! Димәк, бу көн — төрле уку йортларында белем алучыларның һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Иске Кулаткы механика — технология колледжында да Студентлар көне уңаеннан төрле чаралар оештырылачак. Әлеге колледж районыбызда урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты буларак һәркайсыбызга таныш. Ә менә бүген ул нинди сулышта яши, алда нинди үзгәрешләр, яңалыклар көтелүен белергә теләп, без механика — технология колледжының директоры Ринат Якубович Умәровка мөрәҗәгать иттек.
— Бүгенге көндә безнең колледжда 143 студент бюджет нигезендә белем ала. Урта звено белгечләрен әзерләү программалары буенча гамәли информатика, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясаучы, мәгълүмати системалар һәм программалаштыру, двигательләргә, автомобиль агрегатларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясаучы белгечләрне әзерлибез. Шулай ук колледжның 2015 елның 1 октябрендәге 2585 номерлы лицензиясе нигезендә икътисад һәм бухгалтер исәбе (тармаклар буенча), электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү (тармаклар буенча), эретеп ябыштыру җитештерүе, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, газ белән тәэмин итү җиһазларын һәм системаларын монтажлау һәм эксплуатацияләү, авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча белем бирәбез. Һөнәри белем, балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә һөнәри белем бирү буенча квалификацияле эшчеләр һәм хезмәткәрләр әзерләү эшен дә алып барабыз. Дәвамы газетаның 4 битендә укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3332

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.