Максатчан юнәлешләр билгеләнде

Сергей Морозов Ульяновск өлкәсенең муниципалитет Башлыклары белән 2019 елга социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләренә ирешү турындагы килешүләр төзеде. Документларны имзалау 2 апрельдә “Стратегиядән тактикага» теләктәш муниципалитетларның форумында узды.
Исегезгә төшерәбез, регион Башлыгы муниципалитетлар белән мондый килешүләрне 2009 елдан бирле белән төзи. Алар нигезендә район администрацияләре үз өсләренә социаль өлкәдә, демография, эш белән тәэмин итүдә, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, социаль-икътисадый, финанс һәм инвестицион үсештә максатчан күрсәткечләргә ирешү буенча йөкләмәләр ала.
2019 елда документларда язылган шартларны үтәү нәтиҗәсендә өлкәбездә 23 меңнән артык яңа эш урыннарын булдыру, формаль булмаган эш белән тәэмин итүне киметү, торак төзелешен арттыру һәм башка күрсәткечләрне яхшырту планлаштырыла.
«2019 елда регионда икътисад үсеше темпларын арттыру районнар тарафыннан килешүләрнең максатчан индикаторларының реаль үтәлүенә бәйле», — дип ассызыклады Ульяновск өлкә Хөкүмәте рәисе Александр Смекалин.
Россиянең әйдәп баручы экспертлары әйтүенчә, конкрет максатка эшләү башкаручыларны гына түгел региональ Хакимият һәм муниципаль берәмлекләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең барлык системасын да тәртипкә салырга ярдәм итәчәк. «Иске Кулаткы районы» муниципаль берәмлеге администрациясенең Башлыгы И.Ш. Магдеев: «Бу киләшүне төзү районнарга тагын да мәсьәләләргә җаваплырак карарга боера. Әлбәттә социаль-икътисадый үсешнең барлык күрсәткечләрен үтәү җиңел түгел. Әмма хәзер, эшлекле команда туплангач, без бергәләп бу максатларны тормышка ашырырбыз, дип ышанам.»

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3140

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.