Чүп-чар җирдә аунамас

Ульяновск өлкәсендә «Каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм эшкәртү” буенча яңа коммуналь хезмәте күрсәтү официаль рәвештә эшли башлады. 2019 елның 1 январеннан каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм эшкәртү өчен түләү торак бинада теркәлгән һәр кешедән алыначак. Бу тема тирәсендә дәрт кайнап тора инде.Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан Ульяновск өлкәсендә чүп җыю һәм утильләштерү белән биш төбәк операторы шөгыльләнәчәк.
Беренче зонага Базарлы Сызган, Барыш, Вешкайма, Инза, Карсун, Майна, Сурск, Ульяновск, Чынлы районнары һәм Ульяновск шәһәре, икенче зонага Сенгилей, Тереньга, Ульяновск районнары, Новоульяновск һәм Ульяновск шәһәрләре керә.
Өченче зонага Иске Майна, Чардаклы районнары, Ульяновск шәһәре, дүртенче зонага Мәләкәс, Чардаклы районнары һәм Димитровград шәһәре туры килә.
Ә бишенче зонага Кузоватово, Николаевка, Новоспасск, Павловка, Радищево һәм Иске Кулаткы районнары керәчәк.
Бу зоналарга чүп-чарны аерым җыю системасы кертеләчәк. Агымдагы елларда Россиядә каты көнкүреш калдыклары яндыру ысулы белән утилизацияләнә, ә бу исә экологиягә зур зарар китереп кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян ясый. Күп очракта чүп-чар череми, аеруча пластик материаллар җирдә озак еллар ятып, туфракның уңдырышлыгын начарайта. Шуның өчен чүп-чарны аерым җыю системасына кертү зарури.
Бу системада эшләү ничек башкарылыр? Иң беренче поселок урамнарында акцияләр һәм агитацияләр алып барылачак, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында бу темага багышланган класс сәгатьләре үткәреләчәк. Аннан соң кешеләр алган белемнәре буенча өйдәге чүп-чарларны аерым пакетларга тутырып ( “пыяла”, “кәгазь”, “пластик”, “азык”) һәр категориягә карата төрле төстәге котейнерларга салачак.
Контейнерларны чистарту вакытында алып барылачак.
Безнең Иске Кулаткы районында да чүп-чарларны җыештыру буенча яңа коммуналь хезмәтен күрсәтү эшләренә хәзерлек оештырылып тора. Бүгенге көнгә инвестор белән килешүләр төзелә һәм тиешле документлар рәсмиләштерелә. Бу эш иң беренче Иске Кулаткы эшчеләр поселогында оештырылачак. Моның өчен поселок урамнарына 62 контейнер мәйданчыгы урнаштырылыр. Гомумән әйткәндә, 80 кешегә бер контейнер мәйданчыгы куелыр һәм аларның аралары 10 метрдан 200 метрга кадәр тәшкил итәр. Поселокның касыбер катлы өйләре каршында бу мәсьәлә уңай якка хәл ителгән инде.
Әлеге проблема Иске Кулаткы эшчеләр поселогында чишелгәч, контейнер мәйданчыклары районыбызның авылларына да куелыр.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2981

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.