Без сәламәт яшәү рәвеше яклы

Ульяновск «Россия – спорт державасы» VII Халыкара спорт форумын кабул итәргә әзерләнә. 10-12 октябрь көннәрендә Ульяновск дөньяның спорт башкаласы булачак һәм бөтен спорт җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итәчәк. Өлкәбездә әлеге җаваплы вакыйгага тулы куәткә әзерлек эшләре алып барыла. 21 сентябрьдә Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов җитәкчелегендә чираттагы оештыру комитетының киңәшмәсе узды. «Безгә төп спорт җитәкчеләре, белгечләр һәм тренерлар гына түгел, ә атаклы спортчылар — дистәләгән Олимпия чемпионнары да киләчәк. Форумда без Россия футбол берлеге белән 2030 елга кадәр Ульяновск өлкәсендә футбол үсеше программасы турында, шулай ук фитнес — индустрия базарында иң эре уенчыларның берсе белән Ульяновск шәһәрендә ике үзәк ачу турында берничә килешү төзергә ниятлибез. Тулырак материалны киләсе номерда укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2825

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.