Су ташкыннарына каршы

Март — апрель айларында язгы ташкыннарга каршы көрәш алып бару мөһим чараларның берсе булып санала. Әлеге мәсьәлә Ульяновск өлкәсе Губернаторы С.И. Морозовның шәхси контролендә тора. Бу җаваплы кампаниягә безнең районда да алдан ук әзерлек эшләре алып барыла. Шушы уңайдан “Иске Кулаткы районы» муниципаль берләшмәсендә су ташкыннарына каршы көрәш алып бару комиссиясен булдыру турындагы махсус карар чыгарылды.
Бу комиссия, гадәттәгечә, һәр ел оештырыла һәм аның составына район администрациясенең, оешмаларның җаваплы җитәкчеләре, белгечләре кертелә.
Су ташкыннарына каршы көрәш алып бару турындагы махсус карар нигезендә районыбызда һәм авылларда төрле эшләр башкарылып тора.
Соңгы көннәрдә генә оешмалар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары катнашында ташкын суларының юллары, юл аша салынган торбалар,су плотиналары кардан һәм боздан чистартылды. Бу җаваплы эш бүген дә актив формада дәвам итә.
Су ташкыннарына көрәш алып бару буенча чаралар күрүдә Иске Кулаткы җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” оешмасы, Иске Кулаткы “Транстехсервис” муниципаль учреждениесе һәм башкалар актив катнашалар.
Кыш буе яуган бихисап карлар хәзер аеруча зур борчу тудыра һәм кискен хәлләр килеп чыкмасын өчен һәммәбездән дә игътибарлылык таләп ителә.
Рөстәм Арифулли.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2522

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.