Балалары тормышына ямь өсти

Хатын-кызның төп вазифасы – балалар табу һәм аларга дөрес тәрбия бирү.Бөтен һөнәрләр арасыннан “Әни” һөнәре – иң катлаулысы һәм мөһиме. Әниләрнең отпусклары да, ял көннәре дә юк, хәтта чәй эчеп алырга да кайвакыт вакытлары калмый. Ләкин әни булу – ул зур бәхет. Күп балалы әни дигәч, гадәттә, күз алдына арыган, үзен карамаган хатын килеп баса. Ә менә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче, өч бала әнисе Рәисә Рафуатовна Курамшинаны күргәч, аптырап каласың. Өе ялт итеп җыештырган, балалары каралган, үзе дә сокланырлык матур һәм уңган. Аңарда берничә пар куллар бар, диярсең.
Тормыш иптәше Илгиз Фәритович белән бер-берсенә ихтирам, мәхәббәт хисен саклап, бер-берсен күз карашыннан аңлап, 15 ел дус-тату яшәп, өч балаларын тәрбияләп үстерәләр.
Өлкән уллары Салават – VIII, уртанчы кызлары Алсу – V сыйныфларда укыйлар. Ә инде иң кечкенә уллары Рамазанга 1 яшь 5 ай. Салават һәм Алсу бик җитди һәм җаваплы балалар. Әниләренең беренче ярдәмчеләре, бөтен эштә аңа булышырга тырышалар. Мәктәптән кайткач, кечкенә энеләре белән шау-гөр килеп, уйнарга да яраталар.
Рәисә Рафуатовнаның иң зур байлыгы – балалары. Ул аларга сөйкемле, ягымлы, яраткан, бар яктан да үрнәк әни була белә, аларны бар назын, йөрәк җылысын биреп тәрбияли.
“Мин күп балалы әни булуыма бик шат. Яратып, теләк белән әни булып «эшлим», арыймыйм, чөнки күп балалы әни булуны мин үзем сайладым. Балаларым тормышыма ямь өсти. Вакыт җитеп бетми инде ул. Әмма, кабатлап әйтәм, мин бу яктан бәхетле: ярдәмчеләрем күп. Үземә вакыт кирәк булса, тормыш иптәшем һәм өлкән балаларым ярдәм итә”.
Рәисә Рафуатовна бары тик соклану хисләре генә уята. Ана назы, гаилә җылысы биргән әни уңган хуҗабикә дә әле. Балаларын һәм тормыш иптәшен һәрвакыт төрледән-төрле тәмле ризыклар белән сыйлый.
Әниләр көне уңаеннан Рәисә Рафуатовнага нык сәламәтлек, шатлыклы көннәр, рухи күтәренкелек, иминлек, тормыш иптәше Илгиз белән тату, бәхетле озын гомер итүләрен телибез. Балаларының яратуын, игътибарын, игелекләрен тоеп, уңышларына куанып яшәргә насыйп итсен иде аларга.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2179

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.