Имин каникуллар

Җәйге каникуллар чорында балалар җәрәхәтләнүен киметү һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау максатыннан Иске Кулаткы балаларга өстәмә белем бирү һәм “Парус Надежды” инвалид балаларны реабилитацияләү үзәге педагоглары балалар өчен “Имин каникуллар” исемле профилактика чарасы үткәрделәр. Әлеге чарага “Павловка” районара эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм җәмәгать тәрбиячесе чакырылды. Бәйрәмне балаларга өстәмә белем бирү педагогы Л. Р. Алькаева алып барды. Балалар ике командага бүленеп куркынычсызлык кагыйдәләрен белүдә ярыштылар. Әти – әниләре белән бергә викторинада, конкурсларда катнаштылар. Әлеге очрашуда балаларга урамда үзләрен тәртипле тотырга һәм һәрвакыт бер-берсенә карата да игътибарлы булырга кирәклеге турында аңлатмалар бирелде.
Юлия Усманова “Павловка” районара эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча инспектор, өлкән лейтенант.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1911

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.